Ульяновск өлкәсендә беренче тапкыр «Ягез әле, бабайлар!» фестивале булды

Карсун, Яңа Малыклы, Иске Кулаткы районнары һәм Ульяновск шәһәре вәкилләре үзләренең иҗади һәм аш-су әзерләү осталыкларын, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары буенча белемнәрен күрсәтте.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Р. Нигъмәтленең Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә беренче тапкыр «Ягез әле, бабайлар!» дип исемләнгән өлкә фестиваль-конкурсы турында язмасы чыкты.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы тырышлыгы белән оештырылган бәйгедә Карсун, Яңа Малыклы, Иске Кулаткы районнары һәм Ульяновск шәһәре вәкилләре үзләренең иҗади һәм аш-су әзерләү осталыкларын, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Конкурста катнашучыларның осталыгын мәртәбәле жюри — Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова, Татарстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, өлкәнең Мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Киндяковка» мәдәният йорты карамагындагы «Нур» татар халык театр коллективы җитәкчесе Җәмилә Мифтахова һәм «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина бәяләде.

«Миңа Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә үткәрелгән бик күп чараларны күрергә туры килде. Бүгенге конкурс чын бәйрәм һәм кабатланмас булуы белән аерылып тора. Әлеге чарада аны оештыручыларның эшне бөтен күңелләрен биреп башкарулары сизелә. Сценарий язучы, режиссер һәм барлык оештыручылар конкурста катнашучыларны әзерләү максатында бик күп көч һәм тырышлык куйганнар, бөтен профессиональ сыйфатларын тулысынча эшкә җиккәннәр. Югары дәрәҗәдә узган фестиваль-конкурс та, анда үзләрен сынап карарга тәвәккәлләгән ир-атлар — бабайлар да бары тик соклану тудыралар», — дип тәэсирләре белән уртаклашты жюри рәисе Нурия Туркова.

Фестиваль-конкурста катнашучылар иң башта үзләренең гаилә әгъзалары белән бергә «Визит карточка”ларын тәкъдим иттеләр. Ә «Пешекче» дип аталган бирем буенча һәркайсы яраткан ризыклары белән таныштырып үтте. Талантлы һәм сәләтле, җыр-биюгә оста бабайлар иҗади конкурста да сынатмадылар.

Төбәгебездә тәүге тапкыр үткәрелгән иҗади бәйгенең нәтиҗәләре дә билгеле. Карсун районыннан Әхтәм Хакимов — «Бабай оештыручы», Яңа Малыклы районыннан Гакыйль Шакуров — «Күп оныклы бабай», Ульяновскидан Мәүлетдин Таҗетдинов — «Иң уңган бабай», Ульяновскидан Рафаэль Салихов — «Иң моңлы бабай», Иске Кулаткыдан Рушан Мулюков — «Талант иясе», Яңа Малыклы районыннан Фаил Сиразев «Иң тапкыр бабай» номинациясендә җиңүче итеп танылдылар. Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина һәм конкурсның спонсоры — «Сембер» бизнес-клубы президенты Эльмира Алиакберова аларга дипломнар белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

«Урама» татар фольклор ансамбле, халыкара конкурсларда җиңүче Илдар Насыров, Алсу Альметова белән Альбина Кашафутдинова дуэты милли бәйрәмне моңлы вә дәртле җырлары белән бизәделәр.