Фермер: Дусларны туплап, авылыбызны саклап калырга хыялланабыз — «Ватаным Татарстан»

Спас районы Ямбакты авылына кайтып фермер хуҗалыгы оештырган Булат Галәветдинов грант откан.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Камил Сәгъдәтшин). Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, кулына дип­лом алгач та, яшь белгечкә киләчәктә кая барырга дип озак баш ватарга туры килми. Булат Галәветдинов, балачак хыялын тормышка ашырырга теләп, туган ягы — Спас районы Ямбакты авылына кайтып, фермер хуҗалыгы оештыра. 

— Әти-әни, туганнар булышмаса, кыенгарак туры килер иде. Дәүләт тә иң кирәк чакта ярдәм кулы сузды. Башлап эшләүче фермерларга ярдәм итү программасы нигезендә 1 миллион 500 мең сумлык грант акчасы алдым, — ди Булат, берничә ел элек эш башлаган көннәрен искә алып.

Тигез җирдә казык какмаса да, үз җир кишәрлеген булдырып, игенчелек белән шөгыльләнә башлау өчен дә әллә никадәрле чыгымнар кирәк икән. Арзанрак бәядән тракторын, чәчкечен, башка төр тагылма җайланмаларын булдыру, орлыгын, ашламасын, ягулык-майлау материалларын сатып алу, тагын әллә никадәрле кирәк-ярак табу гына да җитми. Барысын да вакытында башкарып чыгу өчен эшне дөрес итеп оештыру мөһим. Моның өчен исә югары уку йортында алган белемнәр генә җитми. Авылдашлар, туганнар, дуслар белән уртак тел табып эшләү кирәк.

— Безнең якларда туфрак әллә ни уңдырышлы түгел. Шуңа элек-электән табышлы эшләү өчен игенчелек белән терлекчелек тармагын бергә алып барганнар. Элег­рәк авылыбыз фермасында терлек-туарның баш саны меңәрләп исәпләнә иде. Колхоз таралып, сөрү җирләре инвестор карамагына күчкәч, терлекчелеккә игътибар бермә-бер кимеде. Бүген авыл читендәге терлекчелек комплексында бер баш терлек калмады. Сөрү җирләрендә агачлар үсеп утыра. Авылда эш юк. Яшьләр китә. Шуңа үз тирәмә дусларымны туплап, яңа эш урыннары булдырырга, авылыбызны саклап калырга хыялланабыз, — ди яшь фермер.

Әйтергә генә ансат: фермерлык эшенә берничә ел элек кенә алынган яшь белгеч карамагында бүген берничә трактор, йөк ташу машинасы, комбайн, дистәләгән чәчү агрегаты, тагылма җайланмалары, 500 гектардан артык сөрү җире бар!

— Авылдагы барлык пай ияләрен йөреп чыктым. Өлкән яшьтәгеләр пай җирләрен кайсы сатып, кайсы арендага бирде. Хәзер үз фермамны булдыру турында хыялланам. Район җитәкчелеге кулдан килгәнчә ярдәм дә вәгъдә итә. Дәүләт программасы нигезендә, гаилә фермасы төзергә җыенам, — ди фермер.

Халыкта «булганнан бар да була», дип тикмәгә әйтелми шул. Булат яңарак армия хезмәтеннән кайткан Илфат Кәримов һәм Ленар Ибәтовны да авылда калырга күндергән. Бүген алар үзара киңәшләшеп, бергә эшли. Яңа төзелешләр башлау турында хыялланалар.

Нинди генә эшкә алынсалар да булдыра торган яшьләр яши Ямбактыда. Әле яңарак кына бергәләшеп өр-яңадан «УАЗ» автомашинасы җыеп чыкканнар! Авылдагы иске терлекчелек комплексын яңартуга да бергәләп алынмак­чылар.

Ямбактыда 2 фермер, 27 шәхси хуҗалыкта күпләп терлек-туар асрыйлар. Булат бу юнәлештә дә алдырган. Өй янындагы абзарда 32 баш мөгезле эре терлекләре бар! Өстәвенә көн саен таңнан торып, шәхси хуҗалыклардан сөт тә җыя икән әле.

Дәү әниләре — 87 яшьлек Халидә әби дә оныгының туган авылында төпләнеп калуына бик сөенә. Булат бала чагыннан ук дәү әтисе Әхәт ага, әтисе Илшат кебек эш сөючән булып үсте, дип искә ала.

— Авыл читендәге дәү кибетне күргәнсеңдер. Бабам Сафи байныкы булган. Аның әтисен Гали бай дип йөрткәннәр. Һәркайсы үз хәләл хезмәте белән яшәгән. Үзем дә, шөкер, 46 ел колхозда терлекчелектә эшләдем. Рәсемем районның «Мактау тактасы»нда торды. Әллә ничә тапкыр депутат итеп сайладылар, — дип искә ала дәү әниләре.

Булат дуслары белән бергәләшеп өр-яңадан җыеп чыккан «УАЗ» машинасына утырып, кырларны да әйләндек. «Озын күл» читендәге элеккеге кирпеч заводы янына тукталып уздык. Бу заводның нигезен кайчандыр аның бабасы салган. Хәзер инде заводның эзе генә сакланып калган. Яңадан тергезеп җибәрсәң, никадәр кешене эшле итәр иде дә бит. Кайчан да булса, андый хыял да тормышка ашар, бәлки.

Эшкәртелгән җирдә игеннәр тигез булып тишелеп чыккан. Вакытында чәчелгәнгә, көзге кояшта ныгып калырга да өлгергән. Димәк, киләсе елда да уңыш мул булыр, дигән өмет бар. Фермер Булат Галәветдинов кебек егетләр булганда, Ямбактының гөрләр көннәре алда әле.