Көнбагыш аппендицит китереп чыгарамы? - "Шәһри Казан"

Көнбагыш ашасаң, сукыр эчәгесе шартлый икән дип ишеткәнем бар, бу чынлап та шулаймы? Айзилә Сафиуллина, Кама Тамагы.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). Медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Кригер, сукыр эчәк шешүенә китереп чыгара торган сәбәп­ләр төгәл генә билгеләнмәгән, әмма көнбагыш ашау моңа тәэсир итми, дип саный. «РИА Новости»га биргән әңгәмәсендә Кригер, күзәтүләр күрсәткәнчә, авыру гадәттә эшкә сәләтле кешеләрдә ачыклана, еш кына хатын-кызларда гинекология авыруларын аппендицит белән бутыйлар, дип белдергән.

Бу авыруны антибиотиклар белән генә дәвалап булмый, операция кирәк. Аппендицитның билгеләре – эч авырту, косасы килү, соңрак авырту эчнең уң як аскы өлешенә күчәргә мөмкин. Бу вакытта үз белдеклегең белән дәваланырга һич кенә дә ярамый, табибка күренергә кирәк, дип киңәш итә профессор.