Гөлшат Нигъмәтуллина бәхет серен белә — «Гаилә һәм мәктәп»

ЗАГС хезмәткәрләре 80 процент аерылышуларны суд карары нигезендә терки.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», «Гаилә һәм мәктәп»). Журналның июль санында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина белән әңгәмә дөнья күрде.

 Гөлшат Рәдифовна, узган чор белән чагыштырсак, быел гаилә коручылар саны ничек үзгәрде?

— Агымдагы елның 5 аенда республикада 4755 парның кушылуы теркәлде. Бу — узган елның шул ук вакытыннан 1375 кә кимрәк дигән сүз. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 30 марттан ЗАГС органнары туу / үлүне һәм аерым очракларда гына өйләнешүләрне рәсмиләштерде. Ай ярымнан соң гына гражданлык хәле актларын теркәү хезмәте күрсәтелде.

— Моңа кадәр эш — өй арасында дөнья куган гаилә әгъзалары озак вакыт дәвамында бер түбә астында яшәргә мәҗбүр булды. Инде үзизоляция режимыннан чыгып киләбез. Берникадәр нәтиҗә дә ясап була торгандыр.

— Бүгенге көндә аерылышуларның кискен артуын күзәтмибез, хәтта киресенчә. Апрель аенда бу сан якынча — 90, майда 51 процентка кимеде. Шуны да әйтергә кирәк: республикада инде өченче ел рәттән аерылышучылар саны кимүгә бара.

— Шулай да тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыга. Матур гына яшәп ятучылар арасыннан да кара мәче уза. Аерылышуга барып җитәләр. Иң еш әйтелә торган сәбәпләре нидән гыйбарәт?

— Бу — чыннан да, бик мөһим мәсәлә. Әмма аны чишү, кызганычка каршы, ЗАГС вәкилләреннән генә тормый. Шулай да без аерылышуларны кисәтү чаралары, гаиләләр белән консультацияләр, психологлар белән очрашулар уздырабыз. Шул ук белгечләр партнерларның эмоцияләр белән идарә итә белмәүләрен, шуңа бәйле рәвештә аңлашылмаучанлык килеп чыгуын ассызыклый. Тагын бер кат кабатлыйм: мөнәсәбәтләр ул ике кешенең бергә, бер тарафка карап эшләвеннән гыйбарәт.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: ЗАГС хезмәткәрләре 80 процент аерылышуларны суд карары нигезендә терки. Уртак карарга килеп мөрәҗәгать итүче парларга исә психологик, медиатив ярдәм тәкъдим ителә. Узган ел, шундый ярдәм сорап, 1368 пар мөрәҗәгать итте. Уртага салып сөйләшүдә катнашкан 327 парның 99 ы (бу 30% дигән сүз) ниятеннән кире кайтты.

Аерылышуга китергән сәбәпләргә килгәндә, яшьләр гаиләне даими рәвештә үсештә торган организм буларак кабул итми. Шуңа күрә дә мәктәптә, вузда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр нигезен күрсәтү, аңлату мөһим. Гаиләдә кризис ни өчен килеп чыга дисезме? Чөнки ир белән хатын параллель рәвештә үсми: берсе яхшыракка омтыла (аның өйле, яхшырак машиналы буласы, ял итәргә барасы килә), икенчесенә бу кирәкми. Әгәр бер партнер икенчесен бу теләк-омтылышларда куәтләп тормый икән, ул, балык бозда сикергәләгәндәй, буш хыял белән янып йөрү генә булып кала. Һәр мөнәсәбәт икенче яктан теләктәшлек көтә. Ул юк икән, стимул югала. Бу вазифага билгеләнгәч тә, мин, республика районнары буйлап йөреп, андагы яшь гаиләләр белән очрашу тәҗрибәсен керттем. Көнкүрешләре, нәрсә белән янып йөрүләре хакында сораша идем һәм яшьләрнең якындагы 10 елга да үзләренең тормышын күзаллый алмавын күрдем. Мәсәлән, бер бала тәрбияләүче

22-24 яшьләрдәге парга шул сорауны бирәм. Ир кеше: «Уйланганым юк», — ди. «Бәлки, үз өеңне төзисең киләдер? Машинагызны алмаштырырга телисеңдер?» — дип дәвам итәм. «Бәлки», — ди ул, уйланып. «Моның өчен нишләргә кирәк? Эшне алмаштырырга? Өстәмә курслар үтәргә? Шөкер, бүгенге көндә әллә кая барасы юк — интернет аша да яңа белем туплап була. Бәлки, икенче бала алып кайтырга җыенасыздыр?» — дим. «Хатын ни дип әйтә инде», — ди әңгәмәдәшем. Ярый әле, хатының бар дип шатландым. Әмма йортмы — дачамы, машинамы — көймәме, ялга автостоп белән барасыңмы — самолет беләнме — шундый элементар әйберләрне яшь гаилә бергә утырып планлаштырырга тиеш. Үз көчеңне һәм мөмкинлекләреңне исәплисең дә алга таба нишләргә икәнлеген уйлыйсың. Әмма бүгенге яшьләрдә бу гамәл юк.

Тагын бер мисал. Очрашуга 3 ай вахта белән китеп, 1 ай өйдә яшәүче өч малай атасы килде. Балаларны кем тәрбияли дип сорыйм. «Хатын. Мин монда гаиләмне тәэмин итәрлек эш таба алмыйм», — ди бу. Өстенлек тәрбиягә түгел, акчага бирелгән бу гаиләдә үскән малайлар әтинең кем икәнлеген, нинди функция башкарганын, аның җаваплылык өлкәсен күрми. Әни генә бу бушлыкны тутыра алмый, биредә дәү әти яисә тагын берәр ир-ат ярдәмгә килергә тиеш.

Шунысы игътибарга лаек: урыннарда катлаулы хәлдә калган гаиләләр белән эш алып барыла. «Пар канатлар», «Ак калфак», «Бәхетле гаилә мәктәбе» кебек клуб-лар оештырылу шул хакта сөйли. Гаиләдә кыен хәлләр туганда мөрәҗәгать итү өчен безнең Идарәдә тәүлек әйләнәсенә бушлай ышаныч телефоны (843) 293-24-68 эшли.

Гаилә төзү, бала тәрбияләү — һәркемнең Конституция тарафыннан бирелгән хокукы. Проблемалар туган очракта дәүләт кушыла, әмма җаваплылык ата белән ана җилкәсендә. Балаларга, чынлыкта, алардан башка беркем кирәкми дә.

— Ялгыз йөрүче бер дигән яшьләр бар. Кайберләре башта барысын да булдырыйм дисә, икенчеләре үз ишен таба алмый. Еллар узу белән, яшьләрнең гаилә коруга карашлары үзгәрәме?

— Бүгенге яшьләр, үзләренең әби-бабайлары, хәтта әти-әниләре белән чагыштырганда, соңрак гаилә кора, соңрак бала таба. Соңгы унъеллык эчендә республикада тәүге мәртәбә ана булу вакыты 25 яшьтән 29 яшькә күтәрелгән. Заман таләп-ләрен үтәү — фатирлы, машиналы булырга омтылу, бер яктан, дөрес тә кебек. Икенче яктан, сәламәтлек, бала табу яшенә бәйле рәвештә — зыянлы. Соңрак өйләнешкән саен, күп балалы булу мөмкинлеге югала бара.

Бу вазифага килгәч тә, яшь гаиләләргә ярдәм итә торган коммерциячел булмаган оешмалар челтәрен үстерү кирәклеген аңладым. Бала туганнан соң яңа тормыш үзеннән-үзе көйләнер дигән фикер дөрес түгел. Ана булып җитешкән хатын-кызлар күңелендәге психологик үзгәрешләрне мөстәкыйль рәвештә җиңә алмаска да мөмкин. Ире белән мөнәсәбәтләрнең начарлануында игътибарны күбрәк балага юнәлтү дә роль уйный. Кайберәүләр мондый депрессияне җиңә алмый. Бездә бит бу мәсьәләне бик җиңел кабул итәләр. Имеш, башкалар тудырган, син дә булдырырсың. Әмма бүгенге яшьләр һәр нәрсәгә җитди карый, шул исәптән бала алып кайтуга да. Шуны да онытмаска кирәк: күңел яшь булса да, организм 5-10 ел дәвамында да шактый үзгәрешләр кичерә.

— Гаилә бала тугач кына тулы була, диләр. Ничек уйлыйсыз, ил күләмендә кабул ителгән проектлар туучылар санын арттыруга этәргеч була аламы? Әллә бәби табу, аны үстерү — ул бары тик ике кешенең шәхси эше генәме?

— Бала тудыру һәм аны тәрбияләү — гаиләнең төп бурычы. Шуңа күрә яшь парларга ярдәм итү, туучылар санын арттыруны стимуллаштыру дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Ана булуга һәм балачакка булышу белән бәйле федераль чараларга өстәп, Татарстанда өстәмә карарлар кабул ителде. Ел башыннан 3 яшькә кадәрге сабыйларга ай саен түләнә торган пособиеләр һәм компенсацияләрдән тыш, дарулар сатып алу өчен түләүләр, шулай ук перинаталь үзәкләр һәм бала табу йортларында үз эченә беренче чиратта кирәк булган балалар товарларын алган комплектлар тапшырыла башлады.

Май башыннан, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, бала бакчага йөрмәгән очрактагы түләүнең даими өлеше 3-4 мәртәбә кимеде. Бу һәм башка социаль ярдәм чараларын эшләүдә «Ныклы гаилә» федераль проектының региональ иҗтимагый советы вәкилләре актив катнаша. Минемчә, Россиядә демографик ситуациянең уңай хәл ителеше нәкъ менә социаль-икътисади ярдәм чаралары белән турыдан-туры бәйләнештә. Үзебез күреп торабыз: 2007 елда кабул ителгән «Ана капиталы» программасы яшь гаиләләргә икенче, өченче бала алып кайтыр өчен зур этәргеч булды. Бүгенге көндә Татарстанда икенче бала туу 2007 ел белән чагыштырганда — 80 процентка, өченчесе — 116 процентка, дүртенче һәм аннан күбрәк сабыйлы булу 77 процентка арткан.

— Дәүләтнеке белән беррәттән, бала тәрбияләгәндә, дәү әни-дәү әтиләрнең ярдәме булу да яшь гаиләгә зур терәк бит. Килешәсезме?

— Әлбәттә. Безнең тәҗрибә дә бар, кайбер мәсьәләләргә башкачарак карыйбыз. Әби-бабай сүзе сабыйга үтемлерәк тә кебек. Баллы әйбер кирәк булса да, башта ботка ашарга кирәклеген оныгым да белә. Яшьләр киемнәрен пычратканга борчыла, ачуланырга да мөмкин. Ә мин бәйләнмәгез дим. Без бала үстергәндә, кыен иде ул, ә хәзер проблема юк — машинага салдың да киемнәрне юып алдың. Сабый үзен нигә ачуланганнарын да аңламый, тиеш тә түгел. Ул бүгенге халәтендә бәхетле.

Әлбәттә, мөмкинлек булган яшьләр өйләнешкәч тә башка чыгарга тырыша. Ул начар омтылыш түгел. Шулай да яңа гаиләгә килгән хатын-кыз иренең өендәге традицияләрне белергә, андагы мөнәсәбәтләрне өйрәнергә тиеш. Бу бигрәк тә балалар тугач мөһим. Чөнки, никадәр генә бакча-мәктәп шөгыльләнергә тиеш дисәк тә, беренчел тәрбия-күнекмәләрне ул һәм кызларыбыз гаиләдә, безгә карап ала. Баланы тәрбияләргә кирәкми, диләр, нәкъ шулай. Дөньяга караш үзара аралашу, мультфильмнар, матбугат чаралары аша формалаша, шуңа күрә сабый кабул итә торган мәгълүматны тикшерү, эчтәлегеннән хәбәрдар булу мөһим. Оныгымнан күрәм: балалар өчен аудиоәкиятләр (кызганыч, татар телендәгеләре бик аз) дөньяны танып белергә — визуальләштерергә ярдәм итә. Моңа, әлбәттә, башта әни белән китап уку ярдәм итәчәк.

Телевизорны ачсаң, һаман аерылышу, баланың атасын ачыклау, авыруларга ярдәм сорау. Киресенчә, әти-әниле, күп балалы гаиләләрне күрсәтергә, шуның нормаль хәл икәнлегенә басым ясарга кирәк. Өч бала үстерү норма булырга тиеш дип саныйм. Бу җәһәттән, үзизоляциягә кадәр уңышлы гына эшләп киткән «Әниләр һәм бәбиләр» проекты турында әйтеп үтәргә кирәк. Көн саен сәхнәдә, кеше арасында булган биш пар, иң беренче чиратта, үзләрен җәмгыятьнең бер кыйпылчыгы итеп күрсәтә. Балалар да тормыш мәшәкатьләренең ашарга пешерү, идән юу белән генә чикләнмәвен белеп үсә. Элек без мәктәптән үк пешерергә, тегәргә, бәйләргә, чигәргә өйрәнеп чыга идек. Шөкер, хәзер дә белем йортларында технология класслары ачылу киләчәк буынны һөнәрле итүгә зур адым булып тора.

— Эшегез шактый тынгысыз. Үз гаиләгезгә вакыт табасызмы?

— Гомер буе тәмле ашлар пешереп, иптәшемне эштән каршы алырмын дип уйлаган идем. Киресенчә килеп чыкты: ишек ачып, табын әзерләп, мине ул каршы ала. Димәк, миңа шундый ир насыйп булган. «Сине бәхетле итү, саклау-яклау — төп максатым», — ди үзе дә. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә баланс булу мөһим. Әгәр ир белән хатын шатлыкта да, кайгыда да бергә булырга карар кылганнар икән, димәк, тормыш юлыннан уртак тырышлык белән атларга кирәк. Әйе, күп нәрсә хатын-кыздан тора. Аны учак янына җыючы дип әйтергә була.

Яшьләр белән очрашканда, өйдә иң мөһиме нәрсә ул дигән сорау бирәм. Шактый озак уйлыйлар. Балалар, уңайлылык дигән җаваплар ишетәм. Ә җавап бик гади: «ашамлык исе». Ишек ачуга, борынга бәрелгән ризык исе кодрәтле көчкә ия. Юкка гына халыкта «таба исе чыгару» дигән гыйбарә яшәмидер. Таба исе чыгарасың икән, бөтен өй «җылына». Димәк, монда яшиләр, җан бар, монда җылы, ашаталар, көтәләр. Бер-берең белән сүзгә килгән очракта да, плитәдә нәрсәдер пешеп торырга тиеш.

Гаилә — ул яшәү рәвеше, шуңа күрә монда бурыч үтәү, мәҗбүриләү була алмый, бар нәрсә җиңел эшләнә.Яшьләргә иң зур теләгем шул — бер-берсенә карата ярату хисләрен саклап калсыннар. Мәхәббәт һәм ышаныч булганда, барлык кыенлыкларны җиңеп була. Шуңа өстәп, һәр яшь кешенең үз өе булуын телим. «Өй» сүзе монда фатир йә йорт мәгънәсендә генә түгел. Кайтыр җирең, көтәр кешең, пешкән ашың булу — бәхет шунда.

Кайберәүләр мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүгә җиңел карый. Әмма бер-береңә карата мөнәсәбәтне билгеләү, үз статусыңны ачыклау өчен, бу — мөһим гамәл. Юкка гына гражданлык хәлләре актларын теркәү органнары дип аталмыйбыз бит — без һәр кешенең статусын документаль рәвештә билгелибез. Кеше туды, өйләнде, аерылышты, вафат булды. Һәр документ үсеш, үзгәреш өчен мәйдан булып тора. Ни генә дисәләр дә, хатын-кыз өчен кияүдә булу статусы бик мөһим. Кычкырып әйтмәсәләр дә, ир-егетләр өчен дә әһәмиятле дип уйлыйм. Бүгенге көндә «берүзем дә яши алам, беркем дә кирәкми миңа» диючеләр очрый, әмма янәшәсендә якыннар-туганнар булганда гына, кеше үзен тулаем бәхетле хис итә ала. Эш, дуслар, хезмәттәшләр — барысы да мөһим, әмма вакыт узу белән алар югала. Ә өйгә барыбыз да көн саен кайта, шуңа күрә анда нинди кагыйдәләр урнаштырасың, нинди традицияләр, нинди һава торышы булдырасың — ул нәкъ шундый булачак та. Син — үз өеңнең чагылышы. Юлыбызда очраган һәр кеше безгә нәрсә өчендер бирелгән. Шуны онытмаска иде.