«Ай-һай, моңсу миңа!» - "Мәгариф" журналы

Кем генә сүкми газиз әдәбиятыбызны. Янәсе, берлекне әгъза белән тутырдылар, ә кулга тотарлык язучы юк.

 (Казан, 5 июнь, "Татар-информ", "Мәгариф", Ркаил Зәйдулла). Хәзерге әдәбияттан канәгатьсез авазларны еш ишетергә туры килә. Кем генә сүкми газиз әдәбиятыбызны. Янәсе, берлекне әгъза белән тутырдылар, ә кулга тотарлык язучы юк. Вакландылар, имеш. Беркөнне урамда кыршылган пәлтәле, куян бүрекле, бер атна кырынмаган берәү минем изүдән эләктереп алды: «Кайда бүген киң колачлы әсәр?» — ди. Мин дә аптырап калмадым: «Әнә Факил Әмәкнең трилогиясен укы!» — дип котылдым. Сөенә-сөенә йөгерде каядыр. Менә бит нөсхә! Югыйсә, Марсель Галиев күпме әйтте бит инде: «Татарга озын әйберләр кирәкми, татарга Тәлгать Нәҗмиев мәзәкләре дә таман», — диде.

Әдәбиятны сүгүчеләр, минемчә, китап укып маташмый бугай. Менә күптән түгел «Мәгариф» нәшрияты «Балачак әдипләре» дигән сериядән икенче китап нәшер итте. Монысына да утыз каләм тибрәтүче кергән. Айдар Хәлимнән алып Әхмәт Сәхаповка кадәр. Һәркайсының биредә үзе турындагы язмасы бар. Кемнең кем икәне шуларда яхшы күренә. Укыгыз әнә Айдар Хәлимнең язмасын, бөек язучы таләп итеп теләсә кемгә бәйләнеп йөргәнче: «Мин үзем турында татарның киләчәге булган һәм, һичшиксез, Тукай йолдызлыгыннан булган зур шагыйремен дип уйлыйм. Мин бүген татарның иң күп укыла торган шагыйре, прозаигы, публицисты, ихтирам ителә торган җәмәгать эшлеклесе… Минемчә, монда арттыру юк. Болай уйлаучылар, минем белүемчә, татар бар җирдә бихисап. Минем үземне болай итеп тануымнан миңа күңеллеме соң? Юк. Күңелсез, ай-һай моңсу миңа! Миңа иптәшкә үзем кебек тагын да бер-ике, өч-дүрт язучы кирәк булыр иде!» (Авторның өслүбе китаптагыча сакланды — Р. З.)

Зерә моңсулана Айдар Хәлим. Зур шагыйрьләр берәм-берәм генә килә әдәбиятка. Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Тукай… Гасырга бер бөек булса — шул җиткән. Бер булсын, берәгәйле булсын… Сибгат Хәким ни ди әле:

Союз түгел, йөз язучы түгел,

Калмаганнар куркып ничек, әй, —

Хакыйкатьне әйтеп бирер өчен

Бер Толстой җиткән, бер Тукай.