Хәер сорашу: чарасызлыктанмы, файда эзләпме? - «Ватаным Татарстан»

Волонтер юлына кергән, башкаларның язмышына битараф булмаган кешенең сәясәткә керергә вакыты юк.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлинә Гыймадова). Тормышны аңлыйсың килсә, аның янына бар икән. Социаль челтәрләрдә коллыкка эләккән кешеләрне коткаруы белән танылган Юлия Хәкимова яныннан чыкканда шундый фикергә киләсең. Аның үзенең ритуаль хезмәтләр күрсәтү пункты бар. Почмакларга чардуганнар терәп куелган. Бер читтә ризык тутырылган пакетлар. Юлия телефоннан сөйләшә. «Тавыкны дүрткә бүлсәң, аны атна буена җиткереп була. Настя, сиңа ризыкларны бер айга җиткерерлек итеп бүләргә өйрәнергә вакыт». Ул трубкасын куя һәм, кайвакыт кешене яңадан яшәргә өйрәтергә дә туры килә, дип аклангандай итә. Тормышның төбенә тәгәрәүчеләрне ничек коткарырга? Без шул хакта сөйләштек.

– Юлия, Россиядә халыкның 40 проценты ярлылык чигендә яши диләр, килешәсезме? Сезнең күзәтүләр нәрсәне күрсәтә: соңгы елларда авыр хәлдә калучылар артамы, кимиме?

– Безгә ярдәм сорап килүчеләр артты. Ләкин бу ярлылык чигенә җитүчеләр артканга түгел. Дөрес, пандемия вакытында эшсез калучылар күп булды. Безгә, авыр хәлдә калдык, дип хәтта журналистлар да мөрәҗәгать итте. Ул чыннан да авыр вакыт булды һәм кешеләр кая барырга, кемнән ярдәм алырга белмәде. Безнең турыда мәгълүмат яхшы таралганга, алар бирегә килә башладылар. Ләкин бу – кыска вакыт аралыгында булган хәлләр. Халыкның 40 проценты мохтаҗлыкта яши дигәнгә бик ышанып бетмим. Хәзерге вакытта без аена уртача 500 азык-төлек җыелмасы таратабыз. Акрынлап әби-бабайларга газ плитәләрен, газ колонкаларын алмаштырырга ярдәм итәбез. Чөнки күбесендә техника авария хәлендә, бу бик хәвефле.

– Волонтерлык эшчәнлегенә ничек керештегез?

– Ул бик күп еллар элек булган хәлләр инде. Мин хәзер кайдан башлап сөйләргә дә белмим. Дөресен генә әйткәндә, бик искә төшерәсе дә килми… Башта балалар йортларына йөрдек. Аннан Украинада чуалышлар башланды. Без гуманитар ярдәм пункты ачтык. Аннары безгә Украина качаклары гына түгел, Казан кешеләре дә килә башлады. Шуннан китте инде… Пунктны ябып, элеккеге офиска кайттык, ләкин кешеләр монда эзләп килә башлады.

– Кешеләрнең авыр язмышларын үзең аша үткәрү алҗыта торгандыр.

– Хәзер инде мин язмышыма күнгәнмендер. Алҗыта, туктыйсы килгән чаклар да була. Аннан яңа көн туа һәм барысы да яңадан башлана. Бу инде яшәү рәвеше. Телисеңме, теләмисеңме, бу юлдан китеп булмый.

– Соңгы вакытларда коллык темасын күтәрдегез. Дөресен әйткәндә, аңа күз йому, күрмәмешкә салышу ансатрак. Чөнки бу – оят, ышанырга авыр һәм куркыныч тема.

– «Әбәк» уены бар бит әле. Йөгереп арыйсың да, «мин өйдә», дисең. Һәм сиңа беркем дә тими. Без барыбыз да менә шул «мин өйдә» дигән халәттә яшибез. Алай рәхәт тә, уңайлы да бит. Артыгын күрмисең, кирәкмәгәнне ишетмисең. Әле күптән түгел генә бирегә берничә хатын-кыз килеп керде. Әбиләргә ярдәм итәсебез килә, диләр. Әйләнә-тирәгезне карагыз әле, анда мохтаҗлар бик күп бит, дим. Аптырап калдылар. Безнең йортта андый әбиләр юк, дигән булалар. Булышасылары килә, кешесе юк икән. Шуннан автодоставка волонтер төркемен оештырдык. Без адресларны бирәбез, алар азык-төлек җыелмаларын тарата. Бу ханымнар: «Юлия, ә бит бер әби безнең йортта яши. Мин ризыклар кертеп биргәч, ул шундый курыкты, бер нәрсә дә кирәкми, диде», – дип яздылар. Аннан алар дуслаштылар, әбинең хәлен гел белешеп, ярдәм итеп тора башладылар. Бу мисал да кешеләрнең тирәк-як белән кызыксынмавы турында сөйли. Теләсәләр – күрәләр, юк икән, юк инде. Әгәр мин урамга чыгып, бер чакрым җәяү атласам, кимендә 3 мохтаҗ кешене табам. Ә кемдер аларны күрмичә узачак. Коллык темасы да яңалык түгел. Ул элек тә бар иде, мөгаен, тиз генә юкка чыкмас әле.

– Кешене коткарганда социаль хезмәтләр ярдәм итәме?

– Социаль хезмәткәрләр тәүлекнең кайсы вакыты булса да, ярдәмгә ашыга. Тик аларның хокуклары чикле. Хезмәткәр мохтаҗ кеше гариза белән мөрәҗәгать иткәндә генә ярдәм күрсәтә ала. Әйтик, берничә көн элек мин социаль челтәргә бер әби турында видео урнаштырдым. Анда әби, ашыйсым килә, ярдәм итегез, миңа беркем дә килми, өстемнән бикләп киттеләр, дип кычкыра. Социаль хезмәткәр урынга барды, карый, бар да чиста-пөхтә, улы килеп йөри. Бәлкем аның әнисе янында көне буе утырырга мөмкинлеге юктыр. Бу – нормаль хәл. Һәм ул әнисе яшәгән фатир ишеген ачык калдырып та чыгып китә алмый. Әби социаль хезмәткәр килүгә ризалык бирсә, ул аңа көн саен килеп йөри алачак.

Еш кына авыр хәлдә балалары булган әбиләр, бабайлар кала. Бу – зур проблема. Ул махсус канун кабул ителмәгәндә артачак кына. Шундый очраклар булды, әбидән йортны, фатирны баласынамы, оныгынамы мирас итеп калдыру турында гариза яздыралар да, утын, газын сүндереп, юкка чыгалар. Мондый кансызлык каян килә? Бу сорауга җавап таба алганым юк.

Коллык проблемасы, дисез сез. Әйе, ялгыз кешеләрне алдап коллыка төшерүчеләр бар. Шул ук вакытта үз туганнары хәер сорашырга чыгарып җибәргән кешеләр дә бик күп бит. Бусы тагын да куркынычрак. Бер ата хәер сораша, ә аның баласы миллионлык машинада җилдерә. Тагын бер очракка тап булдык. Акылга зәгыйфь егетне урамда хәер сорашырга апасының ире мәҗбүр иткән. Ул аларда яши һәм көн дә кыйнала. Мин бу хәлдән чыгу юлын туганнар җаваплылыгы турында закон кабул итүдә генә күрәм. Дөрес, Гаилә кодексы бар. Тик бит ул хокукый кырда эшләми. Эшләп китсә, ниндидер өмет булыр иде. Әлегә безгә хәер сорашырга чыккан кешеләргә ярдәм итәргә кала. Алар бик тиз эштән чыга. Әле кичә генә аягында да басып тора алмаган әбине хастаханәгә салдык. Хәер сорашканда аның кирәге булган, хәзер инде юк. Тагын бер әби шәһәрнең бер башыннан икенчесенә хәер сорашырга йөри. Кызыннан, нишләп әниегез хәер сораша, дигәч, ул һәр көнне кибеткә дип чыгып китә, дип акланды. 90 яшьлек әбинең ялгызы кибеткә йөрүен дә кабул итү читен. Бу очракта да әби кызы өстеннән шикаять язмый, хокукый яктан берни эшләп булмый. Үз туганыңның, үз балаңның сине хәер сорашырга чыгаруыннан да авыррак нәрсә бармы икән? Һәрхәлдә миңа бу чегәннәр кулына коллыкка төшүдән, кешеләрне сатудан да куркынычрак тоела.

– Әгәр дә син чегән кулынамы, туганыңның җәберенәме эләккәнсең икән, беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

– Курыкмаска. Үз хәлең турында кешеләргә сөйләргә. Аларны куркыталар, яныйлар, ләкин буйсынырга ярамый. Берсе ярдәм итмәс, икенчесе, өченчесе тиешле урынга барыбер хәбәр итәчәк. Тик монда да зур проблема бар. Коллыкка эләккән кеше гадәттә көчле препаратлар тәэсирендә була. Ә инде аек акылда икәнсез, кыйнарлар, урамда калам, дип куркырга ярамый. Андый кешеләргә ярдәм итәргә әзер булган социаль хезмәтләр бар. Без үзебез коткарган кешеләрне дәүләт приютларына урнаштырабыз. Анда документларны торгызырга ярдәм итәләр, аннары я туганнарын табарга ярдәм итәләр, я интернат-йортка урнаштыралар.

– Мондый кешеләргә ярдәм иткәндә, үзегезгә дә янаулар буладыр.

– Андый хәлләр булды.

– Бу очракта үзеңне ничек якларга?

– Безнең кебек эшләгез димим. Чөнки безнең тәҗрибә бар. Ә калганнарга, янау булганда, 112 номерына шалтыратырга кирәк. Әгәр инде сезгә, мин коллыкка эләктем, ярдәм итегез, дип әйтәләр икән, шулай ук 112гә шалтыратырга кирәк. Әгәр кешенең гаиләсе булып, аны эзлиләр икән, бу элемтәне торгызып була. Моның өчен, әлбәттә, эшне кешенең шәхесен ачыклаудан, документларын торгызудан башларга кирәк. Кеше, коллыкта түгел, авыр хәлдә калганга урамга хәер сорашырга чыккан икән, социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килә ала. Без исә ай саен азык-төлек җыелмасы белән тәэмин итә алабыз.

– Балаларны хәер сорашырга мәҗбүр итәләрме?

– Казанда андый очракларны күргәнем юк. Элек, Молдавия гражданнары Казанда яшәгәндә, андый хәл булган иде. Җинаять эше ачылды, алар күченеп китте. Шәхсән үземнең андый очракларга тап булганым юк. Баланың хәер сорашканын күргәндә, полициягә хәбәр итәргә кирәк. Чөнки баланы хәер сорашырга мәҗбүр итү ул – җинаять.

– Хәер сорашучыны күргәндә, нәрсә эшләргә?

– Беркайчан да акча бирмәскә. Халык кызганып акча биргән саен, әлеге эшкә мәҗбүр ителгән бәхетсезләр саны артачак кына. Ашарга китерергә, сөйләштерергә тырышырга кирәк. Ышанычын яулый алсагыз, ул сезгә бәлагә тарыганын әйтәчәк. Аннан 112гә шалтыратып, бу хәлләрне сөйләп бирергә кирәк. Параллель рәвештә безгә дә хәбәр итәргә була.

– Көнегез ничек башлана?

– Бүген эшкә барганда Ямашев проспектында коляскада хәрәкәт итүче инвалид ханым барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр. Без барып җиткәндә, ул анда юк иде инде. Эшкә барып җиткәндә, Чаллыда кырда бер әбине тапканнары турында хәбәр иттеләр. Чаллы социаль хезмәте белән элемтәгә кердек. Аннан безнең карамакта булган ятимә кыз шалтыратты, аңа ярдәм иттек. Аннан мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тупладык. Аларны иртәгә таратачакбыз. Әле бит көн башланды гына. Хәбәрләр тагын булачак. Көненә уртача дистәгә якын гозер кабул итәбез.

– Үзегез кайсы яктан? Гаиләгез белән таныштырмассызмы?

– Казанда тудым һәм гомер буе шушы шәһәрдә яшим. Дүрт балам бар, алар янында ярдәм кирәк булган тагын бер бала… Үз бизнесым бар, ритуаль хезмәтләр күрсәтәм.

– Сезгә депутат булырга тәкъдим итмиләрме?

– Волонтер юлына кергән, башкаларның язмышына битараф булмаган кешенең сәясәткә керергә вакыты юк. Чөнки ул юл уңаеннан инвалидны коткарырга өлгерә яки берәр әнине тормыш пычрагыннан тартып чыгарырга тырыша. Сәясәт… Анда керәсең икән, син инде волонтер түгел. Күрәсең, бөтен кеше дә волонтер сүзенең асылын аңлап җиткермидер. Кемгәдер ул кул чәбәкләп, роликлар төшерү. Әйтик, без бүген 5 кешегә ярдәм иттек. Шулардан бер роликны социаль челтәргә чыгардык. Чөнки бу очракта халык белән ярдәм итәргә кирәк. Әлеге постны укыган бер блогер элемтәгә керде һәм шундый әбине камерага төшерәбез, булышыгыз, диләр. Бу очракта миллион язылучысы булган кеше контент турында кайгырта, әбинең хәлен яхшырту турында түгел. Әлбәттә, елап утырган әбиләрнең барысын да видеога төшерә башласаң, контент үсәр иде. Ә аңа бармак төртеп күрсәтәчәкләр. Минем кулым бармый аңа.