Болгарга хәләл килешә, ә туристлар кызыгырмы? - "Ватаным Татарстан" газетасы

Чит илләрнең иң югары техника һәм тех­ноло­гия­ләр кулланып җитеште­рел­гән арзанлы продукциясе бе­лән ничек көндәшлек итә­се?

(Казан, 5 март, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Камил Сәгъдәтшин). Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында әйтелгән “Чит илләргә авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны арттыру” программасын тормышка ашыру максатында, Россия Хөкүмәте алдына һәр төбәктә экологик чиста продукция җитештерүнең “юл картасы”н булдыру бурычы куела.

Мондый максатка ничек ирешергә? Чит илләрнең иң югары техника һәм тех­ноло­гия­ләр кулланып җитеште­рел­гән арзанлы продукциясе бе­лән ничек көндәшлек итә­се?

Белгечләр әйтүенчә, чит ил базарындагы кискен көн­дәшлектә җиңеп чыгу өчен, кул­ланучыларга бернинди хи­мик ашламаларсыз, шул исәп­тән пестицид һәм гирбицидларсыз җитештерелгән, кеше организмына файдалы продукция тәкъдим итү кирәк. Безнең илдә моның өчен бө­тен шартлар булса да, экологик чиста азык-төлек җи­­теш­терүнең шартлары шактый катлаулы. Аны тулысынча үтәү, кем әйтмешли, сират кү­пере аша чыгуга тиң. Шуңа да бу юнәлештә эшне мөм­кин кадәр тизрәк башлау кирәк.

Спас районының мәдә­ният сараенда оештырылган күргәзмәгә куелган күп төрле азык-төлек, хәләл продукция үрнәкләре белән танышканнан соң, Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та шул фикерне хуплады.

Район башлыгы Камил Нугаев сүзләренә караганда, башлыча авыл ху­җа­лы­гы бе­лән шөгыльләнүче Болгар тө­бәгендә узган ел дә­ва­мында 5,1 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Алар ара­сында чит илләр белән көн­дәшлеккә бирешми торганнары да аз түгел. Моңа, бил­геле, би­регә елдан-ел күбрәк килүче туристлар агымы да уңай тәэсир иткәндер. Камил Әсгат улы әйтүенчә, соңгы вакытларда Болгарга сәя­хәт кылучылар саны елына йөзәр мең кешегә арта. Киләсе елда бер мил­лион­га җитәргә дә мөм­кин. Аларның һәр­кайсы 1 мең сумлык сувенир яки хәләл про­дукция сатып алганда да, 1 миллиард сумлык керем булачак бит! Ә инде туристларга хезмәт күрсә­тү­нең башка юлларын актив кул­ланганда, табыш тагын да күбрәк булачак.

Әлеге җәһәттән Владимир Путинның 2019 елның 1 ию­ленә кадәр “Россия авыл ху­җалыгында органик продукция җитештерү турын­да”гы Законны тормышка ашы­­ру­ның “юл картасы”н булдыру тәкъдименә аерым тукталасы килә. Югыйсә дөнья күлә­мендә иң бай табигате, иң күп сөрү җире, эчәргә яраклы су запасы һәм башка төр табигый байлыклары булган ил­нең мөмкинлекләрен тулырак файдалана башларга күптән вакыт.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әй­түен­чә, бүген Татарстан дөньяның 160тан артык иле белән сәүдә итә. Бу исә чит илләргә авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны ике тапкыр гына түгел, өч-дүрт мәртәбә арттырырга мөм­кинлек бирә. Мо­ның өчен экологик чиста продукция һәм мөселман кануннарына ни­гезләнеп җи­теш­терелгән хәләл ризыкны чит илләргә күб­рәк тәкъдим итә башларга кирәк.

Дөнья базары әлегә экологик чиста продукциягә мох­таҗ. Чит илләр бездән органик продукция сатып алырга бер­ничә ел алдан чиратка басканда, мондый мөм­кин­лек­тән фай­даланмау – үзе үк гө­наһ­тыр, мөгаен. Бел­гечләр әй­түен­чә, органик про­дукция җитештерү базары әлегә елы­на 160 миллион евро тәшкил итә. “Безнең максат – 2025 елга аның күләмен 5 миллиард ев­рога җиткерү”, – ди Владимир Путин.

Марат Әхмәтов, Болгарга сәяхәт кылучы йөзләрчә мең турист өчен Спас районы эш­мәкәрләренә үз брендларын булдыру файдалы булыр иде, дип саный. Туристларның, юлда тукталып, бернинди гирбицид яки пестицид кулланмыйча җитештерелгән яшел­чә, җиләк-җимеш һәм төрле хәләл ризыктан авыз итү яки табигать кочагында ял итү­лә­рен­нән һичкемгә зыян булмастыр, шәт.

Әйтергә кирәк, тормыш шартлары яхшыра барган саен, кеше үз сәламәтлеге
турында күбрәк кайгырта. Азык-төлекнең сыйфатына гына түгел, составына да игътибар арта. Бүген исә кибет киштә­сендә төрле ясалма кат­нашмалар, сәламәтлеккә зыян салучы химик препаратларсыз әзерләнгән ризыкны көндез шәм яндырып эзләсәң дә, табарлык түгел.


Дөнья базарында үз урыныңны булдыру бер генә илгә дә җиңел бирелмидер. “Халыкара органик берлек” мәгълүматларыннан билгеле булганча, хәзерге вакытта дөньяның 179 иле органик продукция җитештерә. 89 ил бу юнәлештә үз законын булдырган. Нәтиҗәдә дөнья кү­ләмендә органик продукция җитештерү күләме ел саен 12-15 процентка арта.

Кызганыч, Җир шарында иң зур күләмдә табигый байлыкка ия булган Россия органик продукция җитештерү базарының нибары 0,2 процентын алып тора. Белгечләр әйтүенчә, бездәге шартлар бу күрсәткечне 25 процентка кадәр җиткерергә мөмкин­лек бирә. Тик моның өчен илнең һәр төбәге, шул исәп­тән Та­тар­станның һәр районы, һәр авылы экологик чис­та продукция җитештерүгә үзеннән өлеш кертергә тиеш. Шул вакытта гына алга куелган максатларга ирешеп булачак, ди Марат Әхмәтов.