Ульяновск татарлары Иске Кызылсудан чыккан галим, журналист Илһам Ганиевны искә ала

«Ул педагог, галим, журналист, партия хезмәткәре, администратор, язучы, запастагы офицер, музыкант… һәм иң мөһиме — яхшы кеше буларак тарихта үз урынын алды», - дип яза автор.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында И.Хасибовның билгеле галим Илһам Ганиев турында язмасы чыкты.

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туып үскән философия фәннәре кандидаты, берничә китап авторы Илһам Ибраһим улы Ганиевка быелның 23 сентябрендә 90 яшь тулган булыр иде.

Илһам Ибраһим улы Ганиев 1931 елның 23 сентябрендә Иске Кызылсу авылында дөньяга килә. Өч атнадан әнисе Җамалия Сөләйман кызы үлеп китә. Тиздән әтисен, кулак һәм дин әһеле буларак, сөргенгә Себергә озаталар. Әтисе Ибраһим ага бөтен тирә-юньгә билгеле кеше була. Беркүпме вакыт сөргендә булганнан соң, аны ун елга төрмәгә ябалар. Ә төрмәдән ул Куйбышев шәһәренә кайтып урнаша.

Гыйлемгә омтылучы кечкенә Илһам Иркутскиның хәрби музыка мәктәбендә, Куйбышевта Суворов исемендәге хәрби училищеның музыка бүлегендә, Алма-Атада Кавалерия полкының музыка взводында белем ала. Ул шунда ук эшләп, тамагын да туйдыра. Аны еш кына «сын полка» дип атыйлар. Илһам Ибраһим улы флейтада аеруча оста уйный, музыканы, җырлар белән сәнгатьне тирәнтен аңлый. Әлбәттә инде, бу — тумыштан бирелгән сәләт. Әлеге сәләтен ул аңлы рәвештә үстерә һәм музыканы профессиональ яктан өйрәнә.

Ата-ана тәрбиясен күрмичә, ятимлек ачысын һәм детдом тормышын үз җилкәсендә татып үсү тирән эз калдыра. Еллар узгач, бала һәм үсмер вакытын искә төшереп, ул:

«Минем өлешемә төшкән авырлыклар һәм сынаулар ун кешегә җитәрлек булды. Ятимлек язмышы, арттан типкәләүләр һәм төрткәләүләр белән бүләкләп, колагыма, шапырынма, дустым, дип пышылдап торды сыман», — дип яза.   

1948-1950 елларда әтисе кайтып урнашкан Куйбышев шәһәрендә автослесарь булып эшли. Ә 1950-1952 елларда Баку индустриаль техникумында укып йөри. Аннары Вольск хәрби авиацион-техник училищесына керә. 1954-1956 елларда Баку хәрби округының Небит-Дагтагы истребительләр полкында авиацион техник — бортмеханик булып хезмәт итә. Авариягә эләгеп, Баку госпиталендә берничә ай селкенмичә ятып торырга мәҗбүр була. Госпитальдән чыккач та әле дәвалануын дәвам итә. Шулай итеп, кичә генә сәламәт булган ир-егет, офицер саулыгын югалта һәм инвалидлык буенча пенсионерга әйләнә. Әмма язмыш сынавы аны сындыра алмый, ул аңа тормышта үз урынын эзләргә, кешеләргә һәм җәмгыятькә файдалы булып яшәргә көчле этәргеч бирә.

Бер елга якын Куйбышев индустриаль институтында лаборант булып эшли. Бала вакыттан ук әдәбият белән сәнгатьне яратканга, укуын дәвам итү карарына килә. Һәм 1957 елда Казан университетының рус филологиясе бүлегенә керә. Соңгы курста укыганда «Советская Татария» газетасына әдәби хезмәткәр булып урнаша. «Волжская новь» газетасында бүлек мөдире вазыйфасын башкарганнан соң, Татарстанның спорт оешмалары һәм җәмгыятьләре Советы рәисе урынбасары һәм Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор булып хезмәт итә.

Ә 1965-1972 елларда якташыбыз партия органнарында эшли. 1972-1974 елларда Казан университетының философия кафедрасында читтән торып аспирантурада укый. 1974 елда «Социализм шартларында производство куллануы процессында эшче шәхесенең үсеше» темасына диссертациясен яклый һәм философия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була. Шул ук елны, төп эш урыныннан китмичә, студентларга философия буенча дәресләр бирә башлый. 1976 елның мартыннан — өлкән укытучы, философия кафедрасы доценты. Илһам Ибраһим улы 14 ел буе университетта проректор вазыйфаларын үти.

1990 елның январеннан үзен тулысынча укытучылыкка, фән белән иҗатка багышлый һәм 2002 елның 17 февраленә, ягъни вафатына кадәр университетта доцент булып эшләвен дәвам итә.

Фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәте өчен күренекле якташыбыз төрле бүләкләргә лаек табыла. 70 яшьлек юбилее уңаеннан Казан университетының Гыйльми советы аның кандидатурасын «Россия Федерациясе югары һәм махсус белеменең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә тәкъдим итә. Әмма ул бу турыда белмичә үлә…

Язмыш дигәне Илһам Ибраһим улының гаилә тормышын да сыный. Хатыны озак вакыт (ун елдан артык) авырый, шуның биш елын урын өстендә ята. Кызлары Гүзәл белән Гөлнараны тәрбияләп үстерү һәм авыру тормыш иптәшен карау мәшәкатьләре тулысынча аның җилкәсенә төшә. Сиксәненче еллар башында хәләл җефете фани дөньядан бакыйлыкка күчә. 1983 елда Илһам Ибраһим улы икенче тапкыр өйләнә.

Якташыбыз — фәнни, публицистик һәм әдәби эчтәлектәге дистәдән артык мәкалә, китап авторы. 1977 елда «Образ жизни рабочего» дигән китабы, 1983 елда «Не сотвори себе кумира» (кешенең рухи дөньясында әйберләрнең урыны турында) исемле монографиясе басыла. Авторның философик уйлары һәм күзәтүләре бүгенге укучы өчен дә файдалы. 1986 елда — «Крутые ступени жизни» («Записки партийного работника»), 1989 елда «Сыновний долг» китаплары дөнья күрә. Автор соңгы китабын «нәфис-публицистик очерк» итеп билгели. Әлеге повестьта кешеләрне хәзерге вакытта да борчыган тема күтәрелә. Аның нигезендә яхшы спектакль куярга һәм кинофильм төшерергә мөмкин.

Әлбәттә инде, бу китаплар барысы да рус телендә язылган. Алар өстендә эшләгән вакытта ул үзенең һәм хатынының туган авылларында еш була, күренекле татар галимнәре, рәссамнар һәм язучылар, авылдашлары белән күрешә, милли тарих, әдәбият, сәнгать, ислам философиясе белән җитди рәвештә кызыксына, гарәп телен өйрәнә һәм татарча китаплар укый, махсус курслар әзерли, студентлары Көнчыгыш илләре философиясе турында рефератлар яза башлый, иң мөһиме — беренчеләрдән булып (профессор Мансур Абдрахмановтан соң) университетта татар телендә лекцияләр укый.

Татар филологиясе факультеты студентлары аның ифрат та тирән эчтәлекле лекцияләрен яратып, бөтен күңелләрен биреп, зур игътибар белән тыңлыйлар.

Югарыда телгә алынган мәсьәләләр һәм проблемалар буенча фәнни эшен дәлилләп, 2001 елда татар телендә «Фәлсәфи сүзлек» дигән китабы басыла. Әлеге китапны студентлар уңай кабул итә, ул җәмәгатьчелектә дә зур кызыксыну тудыра. Илһам Ибраһим улы, каты авырып ятуына карамастан, китапның яңа, тулы варианты өстендә эшләвен дәвам итә.

Үлеменә нибары 7-10 көн калуын белеп һәм сизеп, Илһам Ибраһим улы филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловка шалтырата һәм:

«Исәнлегем начар, санаулы көннәрем калды… Фәлсәфи сүзлекне ахырына кадәр язып бетерә алмадым… Әлеге хезмәтем басылып чыкса, халыкка аз гына булса да өлешем булыр иде…» — дип әйтә һәм мәңгелеккә хушлаша.

«Аның менә шушы сүзләрен, тавышын һаман да оныта алмыйм. Аны соңгы юлга, үз вакытында әтисен озаткан кебек үк, бик күп кеше озатты», — дип исенә төшерә Хатыйп Миңнегулов.

Илһам Ибраһим улы Ганиев уртача буйлы, тыныч холыклы, искиткеч сабыр һәм хезмәткә сәләтле кеше иде. Аны студентлар һәм университет хезмәткәрләре хөрмәт иттеләр. Ул педагог, галим, журналист, партия хезмәткәре, администратор, язучы, запастагы офицер, музыкант… һәм иң мөһиме — яхшы кеше буларак тарихта үз урынын алды.

Казанның һәм Татарстанның элеккеге җитәкчесе Рево Идиятуллин аны үзенең укытучысы һәм киңәшчесе дип атый. Университет җитәкчелеге аның фәнни-педагогик эшчәнлеген һәм проректор сыйфатында эшен югары бәяли.

Илһам Ибраһим улы гомере буе намусы һәм вөҗданы кушканча, лаеклы итеп яшәде, фән, әдәбият үсешенә, кадрлар әзерләүгә бәһасез өлеш кертте.

Якташыбыз турында якты истәлекләр замандашлары, студентлары, якыннары күңелендә сакланачак.

Илһам аганың олы кызы Гүзәл шахмат буенча көчле гроссмейстер Рәшид Нәҗметдиновның улы Искәндәрдә кияүдә. Искәндәр Рәшид улы — математика фәннәре докторы. Сүз уңаеннан, Рәшид Нәҗметдинов һәм танылган язучы Кави Нәҗми — бертуганнар.

Гүзәл гаиләсе белән Америка Кушма Штатларында яши, һөнәре буенча — врач.

Кече кызы Гөлнара шулай ук врач, кияүдә, Голландиядә гомер итә.