«Мәгариф» журналының «Авыл укытучысы» бәйгесенең икенче этабы башланды

Редакция югары бәяләгән 10 эшнең авторы «Мәгариф» журналының 9 нчы санында игълан ителә.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). «Мәгариф» журналы «Авыл укытучысы — 2021» бәйгесенең II этабы 1 августтан 10 августка кадәр үткәрелүе турында хәбәр итте.

Беренче этапны узган 30 мөгаллим нигезләмәдә тәкъдим ителгән темаларның берсенә дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы конспектын язып җибәрергә тиеш.

II этапка җибәрелгән эшләргә таләпләр «Мәгариф» журналы ре­дакциясенең мәкалә авторларына таләпләр белән тәңгәл килә (http://magarifuku.ru/rules/). II этап эшләренә өстәмә таләпләр һәм бәяләү критерийлары «Мәгариф» журналының август санында (№ 8,2021ел) һәм magarif-uku.ru сай­тында тәкъдим ителәчәк.

Эшләрне бәяләүгә «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзаларын һәм башка белгечләрне җәлеп итә алалар.

Редакция тарафыннан иң югары бәяләнгән 10 эшнең авторы «Мәгариф» журналының 9 нчы санында игълан ителә һәм III этап уздырылыр алдыннан тәҗрибә өчен, түләүсез «Осталык дәресе»нә һәм заманча мәгариф объектына экскурсиягә чакырылырга мөмкин, диелә хәбәрдә.