news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карбыз көне: аны ничек сайларга, сакларга? - "Ватаным Татарстан" газетасы

Без хәзер күзгә күренгән бар нәрсәнең дә бәйрәм “үткәргәненә” ияләшеп беттек инде. Менә бүген карбызга да чират җиткән.

(Казан, 4 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Фәния Әхмәтҗанова). Без хәзер күзгә күренгән бар нәрсәнең дә бәйрәм “үткәргәненә” ияләшеп беттек инде. Менә бүген карбызга да чират җиткән.

Тарих ни сөйли?

Карбыз көненең тарихы АКШка барып тоташа. Ул анда Милли карбыз көне буларак үткәрелә. Юкка гына түгелдер, күрәсең. Баксаң, Америка карбыз ашау буенча беренчелекне бирми икән. Анда бу баллы һәм тәмле җиләк популярлыгы буенча  хот-догтан бер дә калышмый, ди. Сусауны баса, калориясе түбән. Бик тә уңайлы бит. Бәйрәм итәрлеге дә бар шул. Шуңа күрә бу көн халыкара статус алгандыр да инде.

Тарихчылар карбызның туган җире дип Көньяк Африканы саный. Бу җимешне Борынгы Мисырда да үз иткәннәр. Мәсәлән, безнең эрага кадәр 20 нче елларда карбызларны, теге дөньяда   ризык булсын дип, фиргавеннәрнең каберлекләренә куйганнар. Казу эшләре вакытында аларның орлыкларын тапканнар. Моннан тыш ул Борынгы Мисыр мифларында телгә алынган, папируслардагы рецептларда бу хакта язулар сакланган. Борынгы Римда карбызны тозлап ашаганнар, бал кайнатканнар.

X гасыр тирәсендә карбыз Кытайга да үтеп кергән. Ул Урта диңгездәге сәүдә судноларында пәйда булган. Шундук кулланышка да кергән. Әйтергә кирәк, Кытайда Карбыз көнен бик зурлап үткәрәләр. Өстәвенә, кытайлылар аның төрле дәвалау үзлегенә ия булганын белеп алалар, ашар алдыннан чистарыну өчен кулланалар. Бүген Кытайда карбызны бөтен илләргә караганда да күбрәк үстерәләр.

Россия белән Европада карбыз беренче тапкыр XI-XII гасырларда пәйда була. Америкага XVI гасырда Европа колонистлары һәм Африка коллары белән үтеп керә. Бүген исә аны бөтен илләрдә үстерәләр. Алда әйткәнебезчә, барысыннан да күбрәк Кытайда, аннан Төркиядә, Иранда, Мисырда, Америка илләрендә, шулай ук Россиядә һәм Үзбәкстанда…

Япония бу исемлектә соңрак тора, аның каравы, сортларының күплеге белән беренче урында. Анда квадрат, пирамида формасындагы, сары эчле, диаметры 10 см зурлыгындагы бәләкәй карбызлар да уйлап чыгарганнар.

Файдаланып калыгыз!

Чыннан да, сезонында карбызны ашап калырга кирәк. Ул сәламәтлек өчен бик файдалы, организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарта.

Карбызда ашкайнату процессын җайга салучы клетчаткалар, җиңел эшкәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, марганец, никель бар. Карбызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак кулланырга киңәш итәләр. Кабыгы баш өянәгеннән котылырга булыша. Моның өчен юеш ягын чигәгә куеп, 20-30 минут тоталар.

Карбыз төшеннән чистартучы һәм туендыручы битлек ясарга мөмкин. Төшен иттарткычтан чыгаралар һәм бераз гына кайнаган су өстиләр. Барлыкка килгән катнашманы 10-15 минутка биткә сөртәләр. Юып төшергәч, бит тиресенең нәфисләнгәнен сизәрсез. Карбыз сутыннан лосьон һәм тоник ясарга була. Аның өчен сутын туңдырырга һәм барлыкка килгән боз белән бит тиресен ышкырга кирәк. Мондый чара теләсә нинди тиренең тонусын күтәрә.

Белгечләр ни сөйли?

Кирәкле кадәр карбыз ашау ачлык хисен басарга ярдәм итә һәм ябыгу өчен файдалы. Бу карбыздагы сыеклыкның ашказанын тутырып, калорийлы азык ашау теләген бетерү белән бәйле.

Тик, әлеге продуктны ашаганда, аның күләмен күзәтеп торырга кирәк. Карбызда шикәр күп: йөз грамм карбыз йомшагына биш граммнан ун граммга кадәр шикәр туры килә. Бу, беренчедән, ашказаны асты бизенә артык авырлык китерә. Икенчедән, аны күп куллану артык авырлык өстәргә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, өлкәннәр өчен порция — 400-500 грамм, ә балаларга 300-400 грамм белән чикләнергә тиеш. Шул ук вакытта карбызны төп ризыктан соң ашарга кирәк.

Карбыз белән агуланганда ашыгыч ярдәм килгәнче ашказанын чистарту шарт. Аның өчен күп итеп содалы су эчәләр һәм тел төбенә басып косалар. Шуннан соң мәтрүшкә, бөтнек яки арыслан койрыгы үләне салынган чәй эчәләр. Дөге яки солы төнәтмәсе кулланырга да мөмкин. 3 көн бернәрсә дә ашамаска, сохари белән генә тукланырга киңәш ителә.

Колак салыгыз

Карбыз яратудан туктамадыгызмы әле? Карбыз куллану аркасында килеп чыккан күңелсезлекләргә юл куймас өчен, түбәндәге кагыйдәләргә колак салыгыз.

  1. Карбыз кисәр алдыннан аны сабынлы җылы су белән яхшылап юарга онытмагыз.
  2. Киселгән карбызны суыткычта гына саклагыз.
  3. Төрле өлешләрдә нитратлар төрлечә туплана. Тикшерүләр, карбызның 3 см тирәсендәге кабыгында агулы матдәләр булуын күрсәтә.
  4. Яраткан ризыктан файдаланганда чамасын белегез.

Ничек сакларга?

Карбызларны озак вакыт сакларга мөмкин. Бу очракта ул табынны Яңа елда гына түгел, 8 Мартка да бизи алачак. Моның өчен көз көне 4 килограммнан да артмаган коры койрыклы карбыз сатып алырга кирәк. Сары тап мөмкин кадәр азрак булырга тиеш. Юарга, киптерергә, карбызны ятьмәгә урнаштырырга һәм караңгы салкынча урынга элеп куярга, температура +5 градустан югарырак булсын, ул бернәрсәгә дә тиеп тормасын. Әлбәттә, фатирда караңгы чолан да була, тик бу очракта карбыз ел ахырына кадәр генә саклана алачак.

Ничек сайларга?

  1. Карбыз шатлык һәм ләззәт китерсен өчен, шуны истә тотарга кирәк: Россиядә карбыз сатып алу өчен иң яхшы вакыт — җәй һәм көз.
  2. Сәүдә өчен махсус билгеләнгән урыннардан, кибетләрдән сатып алырга кирәк.
  3. Карбыз эре, тик гигант булырга тиеш түгел. Ул никадәр эрерәк һәм шул ук вакытта җиңелрәк булган саен, өлгергән дигән сүз. Артык кечкенә һәм артык зур карбызны сайларга киңәш ителми.
  4. Карбызның коры койрыгы — өлгергәнлек билгесе. Карбыз өлгергәннән соң, барыннан да элек, аның койрыгы кибә.
  5. Карбызның бер янындагы ачык тап максималь сары, хәтта кызгылт сары булырга тиеш.
  6. Буй-буй төсле кабыгы максималь контрастлы булырга тиеш.
  7. Өлгергән карбыз тырнак белән сызарга кыен булган каты ялтыравыклы кабык белән капланган була, Ә менә тырнак карбыз тиресенә җиңел үтеп керсә, димәк, җиләк өлгермәгән.
  8. Өлгергән карбызга суккан очракта яңгыравыклы тавыш ишетелергә тиеш.
  9. Карбызны кысып карап та тикшерергә була: кыскан вакытта аның кабыгы шытырдарга тиеш.
  10. Карбыз өлгергәнлеген тикшерү өчен аны суга салалар, өскә калкып чыга икән, димәк, өлгергән.
  11. Карбыз — ике җенесле җиләк. «Ирләр»нең аскы ягы кабарып тора, түгәрәге кечкенә. «Кызлар»ның аскы ягы яссы, түгәрәге киң. «Кызлар» тәмлерәк санала: аларда төшләр азрак, үзләре баллырак.


Нитратлымы юкмы?

Әгәр карбыз нитратлар белән «тукландырылган» икән, ул бу хакта үзе “хәбәр итә”. Мондый җимешләрнең эче интенсив шәмәхә төсмерле, ак төсле җепселләре саргылт төскә ошап тора, «дөрес» булмаган карбызның өслеге шома, ялтыравыклы, ә «дөрес» карбызда ул ярмалы була.

Бакча культуралары тизрәк өлгерсен өчен, фермерлар төрле ашламалар куллана. Дөрес кулланганда, мондый тукландыру чаралары кешегә зыян китерми. Әмма азотлы ашламалар артык булганда, туфракта нитратлар барлыкка килә. Мондый матдәләр бигрәк тә иртә өлгергән җиләкләрдә күп. Нитрат күп булган карбызның йомшагы җете кызыл һәм бераз шәмәхә төсле була. Сәламәт карбызның уртасыннан кабыгына таба баручы җепселләр сары түгел, ә ак яки караңгы ак төстә була. Яхшы җиләкнең кисеме ярмалы була, ә ялтыравыклы һәм шома өслеге сатып алучыны сагайтырга тиеш. Яхшы карбыз булуын түбәндәге ысул белән тикшерергә мөмкин. Су салынган стаканга кечкенә карбызның йомшагын салырга кирәк. Продукт яхшы булган очракта, су тоныкланырга тиеш. «Гамәлдәге санитар кагыйдәләр нигезендә карбыз һәм бакча культураларын өлешләп сату рөхсәт ителми, чөнки патоген микроорганизмнарның продукт кабыгыннан эчкә эләгү ихтималы зур. Рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында карбыз алырга киңәш ителми. Ашар алдыннан карбызны яки кавынны яхшылап юарга кирәк, ә киселгән җиләкне бер тәүлек эчендә ашап бетерергә киңәш ителә. Хәлегез китсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ничек бәйрәм итәргә?

Мондый бәйрәмнәр, әлбәттә инде, табигать кочагында уза. Анда карбызны булдыра алган кадәр күбрәк ашыйлар да орлыгын кем нинди ераклыкка төкерә алу буенча ярыш оештыралар. Яки кызыклы фигуралар кисеп, бәйге үткәрәләр. Карбыздан төрле эчемлекләр дә ясарга була.  Бер дә булмаса, тәмле карбыз алып кайтыгыз да, бүген бәйрәм дип, балаларыгызны сөендерегез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100