news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмен — урамда - «Шәһри Казан» газетасы

Коронавирус вакытында кешеләрнең ябык бина эченә күпләп җыелышмавы хәерле. Бәйрәм итү өчен урамнар, парклар бар.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дамир Бәдриев). Яңа ел якынлаша. Коронавирус пандемиясенә карамастан, кайбер коллективлар җыелышып бәйрәм итәргә ниятли. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 3 декабрьдә узган матбугат очрашуында бу бәйрәмне урамда үткәрергә киңәш итте.

Һөнәри берлек

Казанда 4 декабрьдә республика һөнәри берлекләренең XXVIII хисап-сайлау конференциясе була. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең бәйсез һөнәри берлекләр федерациясе рәисе Михаил Шмаков, республика министрлыклары вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре дә катнаша.

— Министрлар Кабинетында да һәм Президент аппаратында да һөнәри берлекләр бар, — диде Лилия Галимова.

Волонтерлар көне

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 5 декабрь — Халыкара волонтерлар көне уңаеннан, волонтерлар белән очраша. Лилия Галимова сөйләгәнчә, республикада волонтерлык хәрәкәтендә 63 меңгә якын кеше катнаша. Болар — Җиңү, экология, МЧС, спорт, туристлык, медицина волонтерлары.

— Республикада «Без бергә» («Мы вмасте») хәрәкәтенең төбәк штабы эшли, –диде Лилия Галимова. – Медицина волонтерларының ярдәме зур, алар коронавирустан авыручыларга дарулар тарата. Волонтерлар өлкәннәргә һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә азык-төлек китереп бирә. Президент волонтерлык хәрәкәтенә теләктәш.

Серле сәдакалар

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан республикада тематик чаралар бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңеханов 2 декабрьдә «Көч балаларда» тернәкләндерү үзәгендә булды. Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары белән очрашты. «Көч балаларда» тернәкләндерү үзәгенә җиһазлар сатып алу өчен сертификат бүләк итте.

«Республиканың финанс мөмкинлеге булган кешеләре Инвалидлар ункөнлеге кысаларында интернатларга яки хәйрия фондларына акча күчерергә теләк белдерәләрме?» — дип кызыксындым.

 Инвалидлар декадасында акча күчерүчеләр бар, гомумән, ел әйләнәсендә хәйрия фондларына, интернатларга акча күчерүче кешеләр күп Татарстанда. Шактый кешеләрне үзем беләм, алар исемнәрен белгертүне кирәк санамый, күңел хакы өчен эшлиләр. «Көч балаларда» тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Гадел Заһретдинов та мөмкинлекләре булган кешеләрнең теләп булышуларын әйтте, — дип җавап кайтарды Лилия Галимова «Шәһри Казан» хәбәрчесенә.

 Вакцина кадату ирекле

Татарстанда коронавируска каршы вакцинация үткәрелә. Ләкин, әлеге санитар чарада фәкать теләге булган кешеләр генә катнаша.

— Кешеләр сәламәтлек нигезләрендә сайлап алына, вакцина кадаганнан соң медицина күзәтчелегендә тотыла. Монда беркемне дә мәҗбүриләү була алмый,  диде Лилия Галимова.

 Бәйрәм — урамда!

 Коронавирус вакытында кешеләрнең ябык бина эченә күпләп җыелышмавы хәерле. Бәйрәм итү өчен урамнар, парклар бар. Коронавируска җитди карарга, санитар таләпләрне катгый үтәргә кирәк, — дип киңәш итте Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100