news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 елдан соң кабат мәктәпкә — «Мәгариф»

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин мәктәптә сыйныфташлар очрашуы турында фикерләре белән уртаклаша.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», «Мәгариф»). Элекке укучыларыбызның, еллар узгач та, үзләре укыган мәктәпне, канат ярган туган оялары санап, мәктәпкә кабат килүләре — матур күренеш. Ә мәктәп бер-берләрен сагынышкан дусларны кочак җәеп каршы ала.

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбендә дә шундый очрашуларның берсе булып узды. Бу юлы 1995 елгы чыгарылыш укучылары 25 елдан соң җыелды. Әле кайчан гына мыек та типмәгән үсмер егетләр, ак бантиклы кызлар булып мәктәптән киткән укучыларыбыз, үзләре дә, тормыш тәҗрибәсе туплап, 25 елдан соң үзләре 11 ел буе укыган классларына кереп, үз парталары артына утырды. Аларга барысы да кечерәеп калган кебек: уку бүлмәләре дә, коридорлар да, өстәлләр дә, тәрәзәләр дә. Үзең бәләкәй чакта гына әйләнә-тирә киң һәм зур булып күренә бит ул. Мәктәп буйлап экскурсия ясаганнан соң, очрашуга килә алмаган укытучыларының өйләренә барып, алар белән хатирәләр уртаклаштылар.

Бу класс укыганда да дус-тату иде. Өч авылдан — Урта Кирмән, Арташ, Югары Яке авылларыннан җыелган балаларны сыйныф җитәкчеләре Фирдинә Мансур кызы бердәм коллектив итеп туплый алды. Татулыклары укып чыккач та дәвам итә. Мәктәп тәмамлаганнан соң бер тапкыр да очрашу оештыра алмаган класслар бар. Ә бу классның биш ел саен очрашу уздыруы матур традициягә әверелде. Нинди генә эштә эшләсәләр дә, кайда гына яшәсәләр дә, теләкләре булгач, вакыт табалар алар. Әнә Раилә Шәрипова Казан каласыннан ук кайткан. Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан бирле Юдино бистәсендәге 152 нче гимназиядә татар теле һәм әдәбиятыннан укыта ул. Укыганда ук актив булган кыз эшендә дә бик актив. Мәктәп данын яклап, төрле спорт ярышларында катнаша. Татар теле буенча ел саен уза торган Халыкара олимпиадаларда оештыручы булып катнаша. Зәй якларыннан кайткан Кафил Миңлекәев «Таң» агрофирмасының баш ветеринария табибы булып эшли. Хуҗалыгында атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Мамадыштан кайткан Гөлсәрия Мөхиева укытучы булып эшли.

Район, республикакүләм спорт ярышларында еш катнаша. Район данын үзе генә түгел, гаиләләре белән яклыйлар. Фәрит Нурмыев, эчке эшләр органнарында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Фәридә Түбән Камадагы «Шин» берләшмәсендә хезмәт куя, эшендә хөрмәт итәләр аны. Раил Сафин — югары белемле икътисадчы. Алабугадан кайткан Раил Әхмәтҗанов — оста куллы төзүче. Фәргать Сәләхетдинов Чаллы шәһәрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Пешекчеләр, медицина белгечләре, савымчылар, умартачылар да бар әле бу класста. Һәркайсы гаиләле, балалар үстерделәр, кайберләренең инде оныклары да бар.

Мәктәптән соң очрашу кырда, учак янында дәвам итте. Мәктәп хатирәләрен искә төшерү ярты төнгә кадәр дәвам итте.

Бер күрешү үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!

Кайтыйк әле, онытмыйк без, дуслар,

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын…

Сыйныфташлар очрашуы шундый инде ул: аннан алган энергия еллар буе дәвам итә, чираттагы очрашуның кайчан булуын көтеп яши башлыйсың. Алар да, таралышканда, биш елдан соң тагын мәктәпкә килергә сүз куештылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100