news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташламалы ипотеканы кайчанга кадәр алырга була? - «Шәһри Казан»

Беренчел кертем торак бәясенең 20 процентын тәшкил итәргә тиеш.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Эльвира Мозаффарова). Бер ай эчендә Татарстанның Росреестры ташламалы ипотека буенча 288 килешү төзегән. Билгеле булганча, республикада елына 6,5 кенә процент белән ташламалы ипотека эшли. Моның өчен фатирны яңа торактан сайларга кирәк. 

Программада ипотеканы быелның 17 апреленнән 1 ноябренә кадәр рәсмиләштергән кешеләр катнаша ала. Кредитны түләп бетергәнче еллык процент ставкасы үзгәрми. Кредит 20 елга бирелә. Беренчел кертем торак бәясенең 20 процентын тәшкил итәргә тиеш. 

Әлеге программа буенча торак алучыларның иң күбе Казанда һәм Чаллыда теркәлгән. Шулай ук Лаеш, Әлмәт, Яшел Үзән, Югары Ослан, Баулыда да программа уңышлы эшли. Татарстан Росреестры идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова әйтүенчә, беренче ташламалы ипотека май аенда рәсмиләштерелгән булган. Программа популярлаша бара. Ул торак базарында отышлы программаларының берсе булып санала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100