Монда тормыш тамырдан үзгәрә – “Ватаным Татарстан” “Ярдәм” мәчете турында

Казандагы “Ярдәм” мәчете физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дини курслар үткәрә.

(Казан, 3 май, “Тататр-информ”, “Ватаным Татарстан”, Фәния Арсланова). Казандагы “Ярдәм” мәчетендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне еш очратасың. Алар гыйбәдәт кылырга гына килүчеләр түгел. “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге әле күрмәүчеләрне, әле балалар церебраль параличы чире белән авыручыларны бергә җыеп, курслар үткәрә. Күптән түгел начар ишетүче һәм бөтенләй ишетмәүче кешеләрне җыйганнар иде. 20гә якын кеше килгән.

Байтагы – 70 яшьне узган абый-апалар. Г.Камал исемендәге театрга барып, спектакль карап кайтканнар. Аларга шәһәр буйлап экскурсиядә йөрү дә ошаган. Җитмешкә җитеп, беренче тапкыр театр бинасын атлап керүчеләр бар. Әлеге сәяхәтләр вакытында аларны сурдотәрҗемәче Рәисә Сабирҗанова озатып йөргән.

Курсларда вәгазьләр, Коръән сурәләре тыңлыйлар, гарәп хәрефләрен өйрәнәләр. Күбесе балачактан дини тәрбиядән ерак торган, чөнки мәктәп яшенә җиткәч, аларны ишетмәүчеләр укый торган махсус интернат мәктәпләргә биргәннәр. Ә анда белемне рус телендә генә алалар, һәм, әлбәттә, дин сабагы да өйрәтмиләр. Сурдотәрҗемәче Рәисә апа әле сөйләп, әле ишарәләр белән аңлата торгач, уртак телне тиз таптык. Әминә апа балачагын искә төшерде: “Әбием намаз укый иде”, – ди ул. Ә Равия апа исә намаз укыган әбисен, баштарак, физик күнегү ясый дип кабул иткән.

Мәчет кунакларына үзәк психологы Алинә Хәкимҗанова белән аралашу ошаган. Ләйсән Гарифуллинаны бик күп кул эшләренә өйрәтте диләр. Профилактика үзәге белгечләре килеп, сәламәтлекләрен тикшереп киткән. “Ярдәм” фонды һәр кешегә бишәр мең сумлык сертификат өләшкән. Сөенечле яңалыклар моның белән генә бетми әле: Зифа апа белән Азат абый тиздән кавышырга җыена. Алар бер ел элек танышканнар. Ишетмәүче яки начар ишетүче абый-апаларның барысы да диярлек гаиләле. Үз тиңнәрен балачакта махсус мәктәптә укыганда яки яшь вакытта тапканнар. Ирле-хатынлы ишетмәүчеләрдән еш кына ишетә торган балалар туа икән. Әнә Илсөяр апа белән Саша абыйның кызлары Аида да ишетә, ул сурдотәрҗемәче һөнәрен сайлаган.

Проблемаларга да тукталдылар. Телевидениедә сурдотәрҗемәләр, субтитрлар аз булуы аларны дөнья яңалыкларын, хәбәрләрне белеп торудан мәхрүм итә. Ишетмәүче яшьләргә һөнәрләре буенча эш табарга бик кыен. Элек аларны Казандагы 22нче заводка, “Радиоприбор” заводына бик теләп алганнар. Хәзер ишетмәүчеләрне хезмәткә өйрәтә торган оешмалар да калмады диярлек. Кызларга җиңел ­рәк: ки ­бетләрдә, ку­линарияләрдә эш табалар. Радиоэлектрончы, инженер һөнәрләренә укып чыгучыларның шактые өйдә утырырга мәҗбүр. “Без ул яктан бәхетле, пенсиягә чыкканчы эшләдек, 30-40 ел хезмәт стажыбыз бар”, – ди абый-апалар.

“Ярдәм” дәвалау-укыту үзәге физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен курсларны 15 ел дәвамында оештыра. Күрмәүчеләр белән эшләү өчен методик әсбаплар да чыгарганнар. “Бу курсларны оештырыр алдыннан, Брайль шрифтын өйрәнеп, укый, яза башладым”, – ди “Ярдәм” үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова. Игелекле, тырыш ханым сукырлар өчен намаз, мөгаллим сәни китапларын кулдан язып әзерләгән. Хәзер китапларны үз типографияләрендә бастыралар. Сукырлар өчен Коръәнне 6 томда чыгарганнар. Ул Коръәннәр сатылмый, күрмәүчеләр өчен бер айлык курслар тәмамлангач, шәкертләргә бүләккә бирәләр икән. Мәликә ханымның шәкертләре – инде үзлә­е мөгаллимнәр. Методик әсбаплар төрле милләт вәкилләре өчен русча эшләнгән, аларны инглиз теленә тәрҗемә иткәннәр. Бирегә килүчеләрне милләткә дә, яшькә дә аермыйлар. Кайберәүләр мәче­кә барсам, мәҗбүриләп дингә бастырырлар дип шик­әнә. Һич алай түгел. Аларның төп бурычы – физик мөмкинлеге чикле кешеләргә кулдан килгән кадәр ярдәм итү. Мәликә ханым инвалидларның психологиясен өйрәнгән. “Ишетмәүчеләр үзләре генә дөнья­ың төрле почмагына барып чыга ала, күрмәүчеләргә кыенрак”, – ди ул. Гаиләдә сукыр бала туса яки якының кисәк сукырайса, аңа ничек ярдәм күрсәтергә? Моның буенча Брайль системасында аерым белешмә-китап эшләнгән. Әлеге үзәктә андый сынау алдында калган ата-аналарны да җыеп укыталар.

– Дин юлына кереп китүчеләр тормышлары тамырдан үзгәрүен әйтә, – ди Мәликә ханым. – Баштарак, чирләрен Аллаһының җәзасы дип кабул итсәләр, дингә баскач, сынау икәнен аңлыйлар. Намазлы кеше сынауларны җиңелрәк уздыра. Гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән очрашабыз. Венера исемле шәкертебез 70 яшендә сукырайгач, мәчеткә укырга йөри башлады. Хәзер – Коръән хафиз, догаларны яттан сөйли, дин сабагына күрүче кешеләрне дә өйрәтә. Аңа Хаҗга барырга насыйп булды. Шунда җыенганда: “Изге җирдә күзем ачылсын да, дөнья яктысын күрсәм иде, дип дога кылачакмын”, – дигән иде. Кайткач, йә дога кылдыңмы, дип кызыксынучыларга: “Юк, Аллаһы биргән нигъмәтне кире кайтарасым килми. Күрмәсәм дә, дингә килдем, Хаҗга бару бәхетенә ирештем. Күрүчеләрнең дә һәркайсы бу бәхеткә тиенә алмый”, – дип җавап бирде ул.