Милексез түрәләр - "Ватаным Татарстан" газетасы

Татарстан түрәләре 2016 елда еллык керемнәре турында мәгълүмат җиткерүен дәвам иттерә.

(Казан, 3 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). Татарстан түрәләре 2016 елда еллык керемнәре турында мәгълүмат җиткерүен дәвам иттерә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел 7,5 миллион сум акча эшлә­гән. Чагыштыру өчен: республика башлыгы 2014 елда – 11,8, 2015 елда 6 миллион сум керем алган. Гаилә казнасын хәләл җефете Гөл­синә Миң­неханова сизелерлек баеткан. Былтыр ул 2,35 миллиард сум акча эшләгән, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.

Татарстан Президентының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге сумманың 2,2 миллиард сумы бизнесының бер өлешен сатудан алган ке­ремгә туры килә. Гөлсинә ханым узган елның апре­лендә “Лучано” ҖЧҖнең устав капиталының 49 процентын Кипрда теркәлгән оешмага саткан. Республика башлыгы­ның бернинди мил­ке дә юк. Хатынының исә йорты, ике җир кишәрлеге, кунак йорты һәм фатиры бар. Боларга тагын Берләш­кән Гарәп Әмир­лекләрендә урнашкан 222 квадрат метр­лы фатирны да өстәргә кирәк.

Татарстан Премьер-ми­нистры Алексей Песошин тәүге тапкыр яңа вазыйфада хисап тоткан. Билгеле булганча, ул Хөкүмәт җитәкчесе итеп быелның апрелендә расланды. Былтыр Алексей Песошин Премьер-министр урынбасары буларак 4,3 миллион сум акча эшләгән. Тормыш иптәше Лариса ханым гаилә казнасын тагын 1,2 миллион сумга баеткан. Алексей Песошинның кү­чем­сез милеге юк, хатыны­ның исә ике җир кишәрлеге, йорты һәм фатиры бар. Тран­спорт чараларыннан Премь­ер-министрда көймә һәм көй­мә моторы исәп­ләнә.

Республика Хөкүмәте вә­килләре арасында берен­челек – гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәл­ләр министры Рәфис Хәби­бул­лин гаиләсе кулында. Былтыр министр 3,3 миллион сум акча эш­ләгән. Ә аның тормыш ип­тә­ше, нотариус булып эш­ләү­че ханым, ел дәва­мын­да 41 миллион сум керем алган. Рә­фис Хәбибул­лин исе­менә бер­ни дә тер­кәлмәгән. Тормыш ип­тә­шенең исә милке шактый. Шул исәптән, “Porsche” автомобиле, өч фатиры, йорты һәм өч җир кишәрлеге бар.

Икенче урында – сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Ольга Редько. Узган ел тормыш иптәше бе­лән икесенә алар 16 миллион сум акча эшләп тапкан. Беренче өчлеккә сәламәт­лек сак­лау министры Гадел Вафин да эләккән. Тормыш ип­тәше белән икесенә алар 10,1 миллион сум акча эш­ләгән. Министр хатыны, күп балалы әни тик утыра торганнардан түгел. Былтыр ул 7,8 миллион сум керем алган, “Audi” ав­томобилен­нән “Mercedes-Benz”ка кү­чеп утырган.

2015 елда 29 миллион сум керем алган сә­нәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов былтыр нибары 6,8 миллион сум акча эшләгән. Яшьләр эш­ләре һәм спорт министры Владимир Леонов та 17,9 урынына 3 миллион сум керем алган. Хакимият вәкил­ләре арасында исем­лек­нең иң соңгы баскычында – архив эшләре буенча дәү­ләт комитеты рәисе Ирада Әюпова. Ул былтыр 2,5 миллион сум акча эшләгән. Җи­тәкче хатын-кызның бернинди милке юк.
Берәүләр акча белән шак­катырган арада, төзе­леш, архитектура һәм ТКХ ми­нистры Ирек Фәйзуллин хезмәттәш­лә­рен шәхси транспорт чарасы белән уз­дырган. Аның очкычы бар!

Федераль дәрәҗәдәге тү­рәләр һәм Татарстан Дәү­ләт Советы депутатларының кереме хакында да билгеле. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2016 елда 11,3 миллион сум акча эшләгән. Россия Хөкү­мәте Рәисе Дмитрий Медведев былтыр 8,5 миллион сум керем алса, ил Президенты Владимир Путин аннан бераз күбрәк – 8,8 миллион сум акча эшләгән.