Аманулла: җор телле, ихлас, гади иде - "Шәһри Казан"

Тормышка планнары ташып тора, күңеле дә күтәренке иде, дип искә ала аны соңгы тапкыр күрүчеләр.
(Казан, 2 июль, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Эльвира Мозаффарова). Татар драматургиясендә тагын бер югалту. Язучы, драматург Әмир Камалиевны соңгы юлга озаттык. Аны күпләр Аманулла буларак белә иде. Аның «Әлепле артистлары», «Кылый Кирам балдагы», «Кияү балакай» әсәрләрен халык яратып кабул итте. Бу хактагы күңелсез хәбәр килеп ирешкәч тә, күпләр ышанырга теләмәде. Әле кайчан гына «Яңа Гасыр» каналында «Кәмит Җәвит» тапшыруында кунак булган иде. Тормышка планнары ташып тора, күңеле дә күтәренке иде, дип искә алалар аны соңгы тапкыр күрүчеләр. Туганнары язучының үлеме йөрәк авыртуы белән бәйле дип фаразлый.Әмир Камалиев тумышы белән Апас районы Шыгай авылыннан, әти-әнисе гади колхозчылар. Ул гомер бу җор телле булды. Үзе турында да кызык итеп сөйли иде. «Авыл басуында эшләп йөргән әниемне тулгак тота башлагач, авылның бердәнбер машинасын этеп кабызганнар да кантарлы юллардан сикертә-сикертә бүлнискә алып киткәннәр. Барып җитү белән туганмын. Ниндидер әүлиялыкка ымлаучы тамгалар да, зур өметләр вәгъдә итүче битлек-фәләннәр дә булмаган. Гап-гади, «прастуй» крәстиян малае. Без әни белән тегендә ял итеп яткан арада, абый колхоз басуыннан 1 гектар чөгендер участогы алып куйган. Дөньяга килүемнең унынчы көнендә колхоз эшенә чыкканмын. Әни китмән селтәп, мин имезлек суырып, «Бишьеллык ударнигы» булдык. Кыскасы, чөгендер басуында үстем мин. Чөгендер буразнасыннан тәпи атлап киткәнмен, чөгендер арасында телем ачылган. Ул каһәрнең ДНК молекулалары да минекенә охшаган, ахры. Кибеткә кереп шикәр күргән саен, газиз туганым белән очрашкан кебек күзләремә татлы яшьләр килә... Тау кадәр өелгән чөгендер күче янында җыен тузга язмаган нәрсәләр сөйләп әти белән әнине көлдереп утырганнарым истә. Шунда әтинең: «Син, мөгаен, үскәч йә артист, йә язучы булырсың», – дигәне истә калган. Еллар узып, юраганы юш килгәч, аның исемен – АМАНУЛЛАны псевдоним итеп алдым».Иҗатка килгәнче, ул үзен төрле өлкәләрдә сыный, заводта токарь булып та эшли, төзүче-инженерлар институтына укырга керә, әмма күңеле сәнгатькә тарта. Шуңа да югары уку йортын ташлап, 1984 елда Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә. Аманулла Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында режиссер була. Казан театр училищесында актер осталыгы буенча студентларны укыта. Аның әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән, 20дән артык пьесалары, юмористик хикәяләре, шигырьләре бар. Аманулла – өч бала атасы, ул инде дәү әти булырга да өлгергән иде. 60 яшьлеген генә каршыларга насыйп булмады аңа. Кайгы мәрәсиме Г.Кариев исемендәге Татар яшьләр театрында узды. Мәрхүм туган авылы зиратына җирләнде. Урыны җәнәттә булсын.Ләйлә Дәүләтова, алып баручы, шагыйрә:– Әмир Камалиев белән соңгы тапкыр Рәшит Шамкаев фатирында «Адәм белән Һава» тапшыруын төшереп йөргәндә очраштык, «Миңа да бер-ике елдан 60 тула, синең тапшыруга чыгарга телим», – ди иде. Юбилейга эшләрбез, дип җавап бирдем дә шуның белән бетте. Гафу ит, зинһар, Әмир абый, өлгерми калдым. Һәрнәрсәне вакытында эшләргә кирәк шул... Биргән вәгъдәләрне үтәргә кирәк... Тапшыру эшләрбез дип сөйләшеп тә, эшли алмый калган шәхесләр күп булды шул... Соңгы бер-ике елда күп талантлар мәңгелеккә китте... Син, чыннан да, күпкырлы шәхес идең, Әмир абый... Аманулла... Драматург, артист, юморист, җырлар авторы... Кискен дә, шаян да, акыллы да, фәлсәфәче дә... Урының оҗмах түрләрендә булсын...Кеше килә, китә... Бар да гади...Барыбыз да шунда барасы.Җиргә гомерлеккә килгән сыманКыланма син, адәм баласы...