news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзебездә ял итегез! Төркия урынына – Татарстан - "Шәһри Казан"

Быел чит илгә барырга өркетә, ялны да өйдә үткәрәсе килми. Ә нишләп әле үзебезнең республика буенча сәяхәткә чыкмаска?! Без дә ял итәрлек матур, истәлекле урыннар шактый.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Татарстанның Туристлык дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов та ремпублика халкын үзебездә ял итәргә чакыра. Җәйге туристлык сезонына багышланган матбугат очрашуында ул быел әлеге өлкәдә нинди яңалыклар кертелүе турында сөйләде. Ә алар чынлап та кызыктыргыч.

Туризм комитеты отельерлар һәм рестораторлар ассоциациясе белән берлектә «2+1» программасын тәкъдим итә. Ул шимбә һәм якшәмбе көннәрен гаилә белән ял итәргә теләүчеләр өчен каралган. Әти-әнисе белән килгән 12 яшькә кадәрге бала отельдә бушка яшәячәк. Кунакханәдә ике көн яшәгән очракта өченче төн дә бушка тәкъдим ителә. Моннан тыш, Казан үзәге буенча ике сәгатьлек экскурсия дә бушка оештырыла. Бу акциядә Казанның 24 отеле катнаша. Туристлар өчен шәһәрнең кафе һәм рестораннарында туклануга 25 процентлы ташлама да каралган.

Кунакларны районнарда да көтәләр. Берничә районда, аерым алганда Кама Тамагы, Болгар, Алабуга һәм Чистайда «Ял көннәрендә мең дә бер ләззәт» дигән программа әзерләнгән. Теләгән кеше шимбә көнне иртән килеп, бер төн куна һәм якшәмбе кич өенә кайтып китә. Бер кеше өчен кунакханәдә бер төн куну, ике тапкыр төшке аш һәм бер мәртәбә иртәнге аш, ике экскурсия 2200 сумга төшә. Бу бәя кайсы районга барсаң да бертөсле. Кунакларга үзләре белән шушы җирлектә әзерләнгән экологик чиста продуктлар алып китү мөмкинлеге дә бирелә. Әйтик, Кама Тамагында «Камамбер» сыр заводыннан тәмле сырлар һәм балык деликатесларын, Алабугада сөт һәм казылыклар, Чистайда сыра заводы продукциясен алып китәргә була. Кыска ял программалары алга таба Балык Бистәсе, Тәтеш, Әлмәт, Кукмарада да оештырылачак. Әлмәттә нефть табу технологиясен үз күзләрең белән күрү, Балык Бистәсендә балык заводы эшчәнлеге белән танышу, Кама ярында таң аттыру истәлекле хатирәләр калдырачак.

Кара диңгезгә ял итәргә бару мөмкинлеге дә булачак, әлбәттә, июнь аенда Кырым, Краснодар крае, Сочи, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург, башка шәһәрләргә авиаочышлар яңартылачак. Сергей Иванов традицион маршрутлардан тайпылып, арзан бәягә әлегә кадәр бер тапкыр да булмаган шәһәрләргә, әйтик, Алтайдагы Барнаул шәһәренә, үзенең термаль чыганаклары булган Төмән өлкәсенә шифаханәләргә барып кайтырга киңәш итте. Казаннан турыдан-туры самолетта 5-6 мең сумга барып кайтырга була, диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100