Финанс кыенлыклар шартында ничек яшәргә? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Дөнья икътисадында нинди авыр хәл икәнен «кара алтын»га ихтыяҗ бетү бик яхшы аңлата.

(Казан, 2 май, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Рәшит Фәтхрахманов). Гаҗәеп чорда яшибез: моннан берничә ай элек бүгенге хәлләрнең киләсен әйтсәң, юләргә санарлар иде. Глобаль икътисадның бу кадәр төпкә утырасын, күп нәрсәнең асты өскә киләсен куркыныч төштә дә күрергә мөмкин түгел иде бит. Хәер, без «Ватаным Татарстан»да зур кыенлыклар якынаюын берничә ел алдан фаразладык һәм кисәттек. Ул кисәтүләрнең әһәмияте колак салган кешегә алдан аяк киенү мөмкинлеге бирүдә иде. «Кисәтелгән, димәк, коралланган» дигән кагыйдәдән чыгып эш иттек дәһшәтле фаразларны язганда.

Дөнья икътисадында нинди авыр хәл икәнен «кара алтын»га ихтыяҗ бетү бик яхшы аңлата. Зур тормозга басуның тагын бер билгесе – автомобиль җитештерү сәнәгатенең туктап калуы. Әле соңгы көннәрдә генә «Автоваз» ишекләренә озак вакытка йозак элүе турында игълан итте. Ниш­лисең, атаклы япон маркаларын җитештерүче заводлар дистәләп ябылды. Автомобиль сату, машиналарны арендага бирү һәм, гомумән, дүрт көпчәкле бизнеска бәйле барлык электрон сервислар кирәксезгә чыгып ята. Бу юлларның авторы моны шуннан белә: шул өлкәдә эшләүче Европа компанияләрен программа белән тәэмин иткән Казан ай-тичылары эшсез калды. Инде инвесторлар акча бүлгән проектлар туңдырылды. Дөрес, ай-ти өлкәдә яңа преспективалар ачылды бүген, шуңа күрә код язучылар өчен вакансияләр җитәрлек әлегә.

COVID-19 – без күрергә язган кыенлыкларның беренче сериясе генә бит әле. «Кино»ның дәвамы тагын да киеренкерәк һәм дәһшәтлерәк булачак. Эшсезлек артуга, акчасызлыкка дөнья сәясәтенең тектоник плитәләре хәрәкәткә килү нәтиҗәсендә туган тет­рәнүләр килеп кушылачак. Чынбарлыкка аек күз белән текәлеп карыйк: кыен һәм бик кыен булачак. Менә шушы авыр чорны кешелеклелекне һәм намусны югалтмыйча, давыл узганнан соң артка борылып караганда, йөз кызармаслык итеп, исән-имин үтәргә кирәк булачак безгә. Бу язма менә шулар турында уйлану һәм фикер йөртү буларак языла. «Нәрсә эшләргә һәм ниләрдән сакланырга?» дигән катлаулы сорауларга бергәләп җавап эзлик әйдә.

Авырлыкларның беренче этабы шуны күрсәтә: кешеләрнең бик күбе хәзерге вазгыятькә тулы әзерлексез килде. Миллионнар бүген бер тиен акчасыз өйдә бикләнеп утыра һәм хөкүмәтләрдән ачлыктан коткаруны сорый. Алар арасында кичә генә миллионнарны әйләндергән, акчаны уңга да, сулга да җиңел чәчкән каһарманнар байтак. Күп кенә мәшһүр артисткалар, мәсәлән, ипи алырга акчалары юклыктан зарлана. Берсе: «Бөтен акчамны яхта чыгымнарын каплауга тотып бетердем, бер тиенсез утырам», – дип зар елый. Әйдәгез, беренче кагыйдәне чыгарыйк шуларның хәленнән: «бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй» дип яши торган заман артта калды. Тормышның бу принцибы үткән муллык чорында да зыянлы иде, хәзер инде куркыныч ук. Сакчыллык, акчаны санап тоту дигән кагыйдә котылгысыз рәвештә алдыбызга килә дә баса. Кулыңдагы бу сәгатьтәге байлык озакка җитәчәк әле дип ышанма. Бүгенге миллиардерлар иртәгә сукбайга әверелергә бик мөмкин. Шул ук вакытта дөрес итеп тотканда, аз акча белән дә бик күпне майта­рыр­га була. Сакчыллык һәм исраф итүдән туктау гаҗәп зур матди файда бирә. Истанбулда «Әйтерсең лә ашадым» исемле мәчет бар. Ул шуның белән атак­лы: фәкыйрь кеше акчасына төзелгән. Хәйретдин Хаҗи исемле кеше, базарга кергән саен, тәмле һәм кыйммәтле ризык күргәндә, аны сатып аласы урынга: «Әйтерсең лә ашадым», – дип әйткән дә янга калган акчаны шундый язу язылган тартмага салган һәм берничә елдан соң җыелган акчага мәчет төзеткән. Хәйретдин Хаҗи принцибы белән яшәү – бүгенге көннең котылгысыз таләбе. Бу таләпне бозу киләчәктә аяныч рәвештә үкенүгә китерәчәк. Безнең кулда әлегә сакчыллыкның әллә никадәр мөмкинлекләре бар. Аларның барсын бергә җыеп, «үзең эшли ала торган эшне кешедән эшләтмә» дип исем бирергә мөмкин булыр иде. Токмачны сатып алма, үзең кис, дип әйтергә дә була моны гадиләштереп.

Кулда булган акчаны ничек сакларга һәм ишәйтергә дигән мәсьәлә без чишәргә тиешле икенче проблемага әверелә. Әйе, доллар сатып алырга була, еврога әйләндерә аласың. Әмма исеңдә тот: барлык кәгазь акчалар да, зур кризис тирәнәйгәч, чүпкә әйләнергә мөмкин. Барлык илләрдә дә акча басу ста­нок­ларының нинди темпларда әйләнүен ишетеп торабыз бит. Күз күреме җитәрлек берничә айда доллар ышанычлы булыр, бәлки, әмма аңа да озак өметләр багларга ярамый. Бердәнбер ышанычлы актив – алтын, билгеле. Доллар станогы әйләнгән саен, алтын бәясе үсә. Бу юлларның авторы алтынның унциясе 200 доллар торган чакларны хәтерли әле. Менә бу юллар язылганда, сары металлның биржа бәясе – 1724 доллар һәм ул бераз гына аска-өскә уйнаса да, югарыга таба булган гомуми юнәлешне саклый. Тик хәзер, ваклап, физик алтын саталар микән инде? Америкада, мәсәлән, аны кара базарда да табып булмый, диләр. Аннан соң кыйммәтле металлның тагын бер читен ягы бар: бар кеше бөлгәндә, синең кулыңда алтын булса, аны куллану бик хәтәр инде. Совет чорының беренче елларында, ачлык һәм бөлгенлек вакытында, Ленинградта фәкыйрь бер карчык яшәгән. Әҗәткә тиенләп акча теләнгән. Үлгәннән соң, аның чүпрәкләре арасыннан гать зур бәягә торырлык сирәк бриллиант тапканнар. Баксаң, аның апасы Сиам королевасы булган һәм кара көнгә дип сеңлесенә шул бриллиантны бүләк иткән. Таш шулкадәр кыйммәтле икән: карчык аны кемгәдер күрсәтергә дә курыккан. Бик зур дөнья байлыкларын сатып алырлык мөмкинлеге була торып, фәкыйрьлектә үлгән мескен. Алтын белән дә шулай ук булырга ихтимал. Аннан соң безнең татарның «Алтын – таш икән, алабута – аш икән» дигән гыйбрәтле сүзләре бар. Ул канатлы гыйбарәне кесәсе тулы алтын булган килеш, бер сынык икмәк сатып ала алмаган бай хатыны әйткән, диләр. Кемдер кызганып биргән алабута икмәген ашагач, күңеле тулып әйткән инде. Менә шул афоризм өйрәтә безгә инвестицияләрне кайсы тармакка ясарга икәнлеккә. Реаль җитештерү сферасына салынган инвестицияләр генә саклаячак илне дә, халыкны да.

Менә хәзер фонд биржасына карасак, гаҗәп хәл күрәбез: бөтен предприятиеләр бөлгенлектә, акчасыз утыралар, ә трейдерлар кулындагы аларның акцияләре күккә ашып кыйммәтләнә. Гайре табигый хәл бит инде бу! Куыкның зур шартлавы белән төгәлләнәчәк мондый уеннар. Биржа котировкаларында акча эшләргә өметләнүчеләрне кисәтәбез шуңа күрә: суга кызганмыйча ташларлык байлыгыгыз бар икән, уйнагыз андый уенны. 20 апрель көнне Мәскәү биржасында бик кызганыч драма уйналды бит: берничә трейдер, кыйммәтләнер дип өметләнеп, нефть фьючерслары сатып алганнар. «Кара алтын» исә минуска китте. Һәм хәсрәт спекулянтлар бөлделәр генә түгел, барысының да бирәчәге калды. Кемгәдер 600 мең сумлык, кемгәдер миллион ярым сумлык, кемгәдер 2 миллионнан ашып киткән әҗәт камыты кидерделәр брокерлар. «Минем аның кадәр әҗәт түләрлек милкем юк», – дип, канлы күз яшьләре түгүчеләр булды. Җитмәсә, әҗәтләрне бик зур процент белән түләтәләр икән, түләүне сузган саен, бирәчәгең астрономик суммага арта. Менә шуннан нәтиҗә ясагыз инде. Бөек банк түнтәрелеше алдыннан депозитларга акча салу да куркыныч. Кредит алу турында әйтеп тә тормыйк. Аякны юрганга карап сузарга һәм кысынкылык шартларында яшәргә өйрәнергә. Бары тик шул гына. Һәм иң кирәкле нәрсәләр белән үзеңне үзең тәэмин итәргә омтылырга.