news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәннең Ялутор районында яшәүче Галиевлар гаиләсе 60 еллык юбилей бәйрәм итә

Баязит абый һәм Миңсылу апа гаилә бәхетенең сере — бер-береңә карата хөрмәт һәм иң катлаулы хәлләрдә дә коткара торган юмор хисе дип саный.

Төмәннең Ялутор районында яшәүче Галиевлар гаиләсе 60 еллык юбилей бәйрәм итә
http://yanarish72.ru

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Төмәннең «Яңарыш» сайтында Ләйлә Мадьярованың «60 ел бергә яшәү — зур бәхет һәм бөек бүләк» дигән язмасы чыкты.

Ялутор районы, Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев «В Контакте» челтәрендә Галиевлар гаиләсен 60 яшьлек юбилейлары белән котлады: «Безнең юбилярлар озак еллар буена лаеклы ялга чыкканчы „Киров“ исемендәге колхозда намус белән эшләделәр, аларның фидакарь хезмәтләре бүләкләр белән билгеләп үтелде», — диде ул.

17 ноябрь көнне Аслана авыл җирлеге башлыгы Илгиз Хәйруллиннан да Баязит абый һәм Миңсылу апага җылы котлау сүзләре яңгырады. Бу алтын йөрәкле кешеләрнең уңайлы һәм кунакчыл йортлары, гүзәл кызлары Римма, кайгыртучан кияүләре Шамил, оныклары Диана һәм яраткан оныкчыклары Марсель һәм Рафаэль бар.

Юбилярлар гаилә бәхетенең серен — бер-береңә карата хөрмәт һәм иң катлаулы хәлләрдә дә коткара торган юмор хисе дип таныдылар.

«Без сезнең белән горурланабыз һәм сез — бу тормышта ничек яшәргә кирәклегенең иң матур үрнәге», — дип белдерде Ильяс Бакиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100