Илһаметдин алмагачлары - «Шәһри Казан»

Быел туксан яшен тутыручы Мөзәйнә апа Вәлиуллина Илһам абый турында истәлекләр генә сөйләп калмады ( аны искә алганда керфекләре дә чыланып алды) Илһам Шакиров алмагачының алмасы белән дә сыйлады.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Йолдыз Шәрапова). Авыл никадәр генә төзек, матур, яшәү өчен шартлары уңай булмасын, тик барыбер аның яме, бизәге – яхшы күңелле кешеләрендә. Илһам Шакировка бюст ачарга аның туган авылы Тукай районы Яңа Бүләккә кайткач та авылның бизәге булырлык матур эшле һәм уйлы кешеләр белән таныштык.

Мөзәйнә апа Вәлиуллина безне капка төбендә үк каршы алды. Бүген туганнан туганы (берсенең әнисе, икенчесенең әтисе бер туган) Илһаметдинне (Мөзәйнә апа туганы Илһам Шакировны шулай дип атый) зурлап аның бюсты ачылышына кайткан һәр кеше якын аңа. Иртүк инде чәен кайнатып хәзинәдә барын өстәленә тезеп табын да әзерләп куйган икән.

Казаннан икәнемне белгәч, күрү белән өенә чакырды. Чәйдән бигрәк, бу апа белән иркенләп-тәмләп сөйләшәсем, Илһам ага хакында истәлекләрен тыңлыйсым килде. Безнең татар халкы кайнар чәй эчкәндә аеруча ихлас була.

Быел туксан яшен тутыручы Мөзәйнә апа Вәлиуллина Илһам абый турында истәлекләр генә сөйләп калмады ( аны искә алганда керфекләре дә чыланып алды) Илһам Шакиров алмагачының алмасы белән дә сыйлады.

 – Әни исән чакта гел кайтып йөри иде. Кайткан саен сумка тутырып тәмле Казан күчтәнәчләре алып кайта. Бервакыт шулай эре зур алмалар алып кайткан иде. Тәмнәре телеңне йотарлык. Мин бу алманы үзебездә үстерергә теләп, орлыгын туфракка күмдем. Шытып чыктылар. Үскәч, казып бакчага утырттык. Дүрт төп иде алар. Бернинди ялгауларсыз кыргыйланмадлылар, ни хикмәт булгандыр, озак еллар кып-кызыл алма биреп утырдылар. Тик Татарстанда 1978 елда булган суыклыр күп кенә алмагачларны әрәм итте бит әле. Шул чакта Илһаметдин алмагачларының да икесе зыян күрде, өшеп корыдылыр. Ярый әле, икесе исән. Бакчага чыккан саен шуларга карыйм да, Илһаметдинне күргәндәй, аның моңлы тавышын ишеткәндәй булам, - диде Мөзәйнә апа шул алмагач янында фотосурәткә төшкәндә.