Инсультны ничек кисәтергә? - «Шәһри Казан»

Статистика буенча, бары 8 процент очракта гына инсульт кичергән кеше элеккеге тормышы белән яшәвен дәвам итә, 20 процент очракта авыр хәлдә, кеше ярдәменә мохтаҗ була.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Эльвира Мозаффарова). Соңгы арада коронавирус диеп башка авырулар арткы планга күчте кебек. Югыйсә, үлемгә китергән сәбәпләр арасында әле дә йөрәк-кан тамыры авырулары беренче урында тора.

Шуларның берсе — инсультны кисәтү турында Казан дәүләт медицина университетында белгечләрнең квалификацияләрен күтәрү факультетының нейрохирургия, неврология кафедрасы профессоры, Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, ангионевролог Динә Хәсәнова белән сөйләштек.

 — Татарстанда инсульт белән авыручылар күпме?

 — Республикада елына кимендә 17 мең кеше инсульт белән авырый. Вафат булучылар да шактый. Инсультның зыяны аяныч, беренче чиратта ул инвалидлыкка китерә. Статистика буенча, бары 8 процент очракта гына инсульт кичергән кеше элеккеге тормышы белән яшәвен дәвам итә, 20 процент очракта авыр хәлдә, кеше ярдәменә мохтаҗ була. Канада галимнәре әйтүенчә, соңгы елларда инсульт 30-50 яшьлек кешеләр арасында 7 процентка арткан.

 — Авыру очракларын ничек киметеп була дип саныйсыз?

 — Безнең төбәктә инсультлы кешеләргә төбәктә беренче ярдәм күрсәтү системасы уңышлы эшли. Инсульт вакытында ярдәм күрсәтә торган кан тамыры үзәкләре эшли. Белемле, тәҗрибәле белгечләр командасы һәрчак ярдәм итәргә әзер. Шулай да иң мөһиме — кешенең табибка вакытында мөрәҗәгать итүе. Медицинада хәл иткеч сәгатьләр бар, аны табиблар «терапевтик тәрәзә» дип тә атый. Ягъни өч-дүрт сәгать эчендә тиешле медицина ярдәме алу мөһим. Заманча технологияләр ярдәмендә кан тамырын чистартып, авыруга ярдәм күрсәтергә, инсульт куркынычын киметергә була. Шуңа да инсульт билгеләрен тоюга «ашыгыч медицина ярдәме» хезмәтен чакыртырырга тырышыгыз, узар әле дип көтеп утырсаң, соң булуы бар.

— Нинди билгеләр күзәтелгәндә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

 — Кеше кинәт хәлсезлек тоя. Куллары, аяклары, тәне ойый. Кулларын күтәрә алмый башлый. Сөйләме үзгәрә. Координациясе бозыла. Башы авырта. Битнең бер ягы икенчесенә охшамаган, авыз кыегайган кебек тоела. Предметлар күзгә ике булып күренә.

— Инсультны кисәтү өлкәсендә дәүләт программалары да уңышлы эшли дип беләм.

— Югары технологияләр куллану, беренче сәгатьләрдә медицина ярдәме күрсәтү — болар барысы да мөһим. Шулай да төп максат — тулаем тернәкләнү узу, пациентның кабат инсульт кичерү куркынычын киметү. Чөнки икенче кат инсульт кичергән кешенең хәле катлауланырга мөмкин. Өянәк кабатланмасын өчен пациентка дарулар даими кирәк. Илкүләм проект кысаларында авырулар дарулар белән тәэмин ителә. Инсульт кичергән кешеләргә ташламалар каралган. Йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару — халыкның озак яшәү нигезе. Җиңелчә инсульт билгеләре күзәтелгәндә дә, моңа җитди карарга кирәк. Авыруның билгеләре узарга мөмкин, әмма инсульт булу куркынычы кала. Шуңа да мөрәҗәгать иткән пациентны беренче сәгатьләрдә җентекләп тикшерәләр. Авыруның сәбәпләрен ачыклап, инсультны кисәтәләр. Ә өйдә дәваланган кеше бу медицина ярдәмен ала алмый.

 — Инсультны ничек кисәтергә?

 — Бу хакта гел сөйлибез, кагыйдәләр кечкенә балага да таныштыр хәтта. Хәрәкәттә — бәрәкәт, кан басымын контрольдә тоту, кандагы шикәр, липидлар күләмен күзәтеп тору, 45 яшьтән узган ир-атларга бигрәк тә муен турысына УЗИ ясатырга киңәш итәм. Атеросклероз иртә башлана. Дөрес туклану, тиешенчә йоклау, актив булу, стрессларны киметү. Бу гади кебек тоелган киңәшләр, чынлап та нәтиҗә бирә. Безнең медицина дөнья белән бергә атлый.

  • Инсультны ачыклау өчен тест. Кешегә елмаерга кушыгыз. Бер кулын күтәреп карасын. Исемен әйтсен. Әгәр дә боларны эшли алмый икән, димәк, кешедә инсультның беренче билгеләре күзәтелә.