Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсөя Бәдретдинова: Мин ничек Илфакны оныта алыйм — «Ватаным Татарстан»
Илфак Шиһаповның арабыздан китүенә 3 ел булды.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова). Шушы көннәрдә хатыны җырчы Илсөя Бәдретдинова Илфакның каберенә кайтып, чәчәкләр утыртып килгән. Әмма ул үзе бу хакта сөйләргә теләми. Чөнки инстаграм битендә җырчыга язылучылары арасында начар сүзләр юллаучылар буласын чамалый. Иреңне оныттың, дип җырчының йөрәген һаман әрнетеп торалар, икән.
— Мин ничек итеп Илфакны оныта алыйм?! Уйламыйча, теләсә нәрсә әйтүчеләргә шаккатам. Игътибар да итмәскә тырышам инде хәзер. Шуңа да мин гаиләбез белән бәйле күп кенә даталарны социаль челтәргә куймаска тырышам. Ә халык мине оныткан дип уйлый, — ди Илсөя. — Өйдә ике метрлы, бар фикерләве, сөйләшүе, кыяфәте, хәрәкәте, йөреше белән Илфакны хәтерләткән улым бар бит минем. Без көн дә аның белән әтисен искә алабыз. Миңа калса, үлгәннәрне искә алу кемгәдер күрсәтелеп эшләнергә тиеш түгел. Ул — күңел эше. Сәдакасын биреп торам, каберенә кайтып йөрим.Иң мөһиме — Ходай кабул итсен!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз