Чигүче Нурислам - «Идел» журналы

Чигүче үз хезмәтләрен, татар орнаментлы чигешләрен «ВКонтакте»дагы «Татар (каю, укалап) чигүе» сәхифәсенә дә куеп бара. Татар телендәге әлеге сәхифәне ул үзе ачкан һәм аны инде меңгә якын укучы укый.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», «Идел», Зилә Нигъмәтуллина). Татар тамбур чигешен дә, шома, укалы чигүне дә яхшы белә Нурислам Сираҗиев. Дустым үз хезмәтләрен, татар орнаментлы чигешләрен «ВКонтакте»дагы «Татар (каю, укалап) чигүе» сәхифәсенә дә куеп бара. Татар телендәге әлеге сәхифәне ул үзе ачкан һәм аны инде меңгә якын укучы укый.

Әмма аның төркемендә ара-тирә: «Ышанмыйм, үзең чикмисеңдер әле. Әйт дөресен», — дип язган хатын-кызлар да очрый. Нурислам белән әңгәмәне «әйт дөресен», «ир-ат чигүчеләр аз», дип башламадым. Беренчедән, миңа аның эшләнмәләре таныш, ә ир-атларның чигү эшен башкарулары һич кенә дә гаҗәп түгел. Ир-атлар гамәли сәнгатьтә — гасырлар буе. Һәм чигү сәнгатендә дә алар бүгенге көндә җитешле.

— Нурислам, кулларыңда яңа гына чигеп бетергән матур калфак. Аны озак иҗат иттеңме?

— Әйе, бу калфак — XIX гасыр татар хатын-кызларының «Алтын каләм каурый» калфагы мисалы, ул — укалы чигештә, кулдан тегелгән. Бу хезмәтемнән үзем дә канәгать, аны озак та чикмәдем, нибары егерме көн.

…Мине чигү сәнгатенә өйрәтүче булмады. Үзем теләп өйрәндем! Әти-әнием Казан мотор төзү заводы эшчеләре иде, хәзер лаеклы ялда, әнием дә, сеңлем дә һичкайчан чикмәделәр, әбиләремнең дә чигеп утырганнарын күрмәдем. Бервакыт миңа татар шәхси күчмә театрында уйнарга туры килде. Гастрольләр белән төрле авылларга барып чыктык һәм шунда, без тукталган Балтач, Арча якларында чигешле кирәк-яракларга озаклап сокланып карап утырганымны яхшы хәтерлим.

Ә Чиләбе өлкәсендә чигешле сөлгеләр, тастымаллар да бүләк иттеләр әле. Чын-чынлап чигә башлау теләге исә миңа Мәскәүдә яшәгәндә, җирсү белән бергә килде.

— Ни өчен нәкъ менә тел белгече булырга ниятләдең?

— Татарларның күбесе узган гасырларда күп телләр белгән. Бүгенге көннәрдә дә шундый татар яшьләре булырга тиеш, дип уйладым. Башта, рус мәктәбен тәмамлагач та, мәктәп директоры тәкъдиме белән, үз мәктәбебездә бер ел буе татар телен укыттым. Өлкән сыйныфларда укыганда ук мәчеткә бара, намаз укый, гарәп теле курсларына йөри идем. (Мәчетләрдәге чигешле намазлыкларга озаклап карап, сокланып утырганымны да хәтерлим…) Аннары гәрәп теленә, дин кануннарына тагы да яхшырак төшенәсем килеп, Урта Азиягә — Әндиҗанга чыгып киттем. Бик яшь идем. Әнием минем өчен бик борчылып калды… Бу бит туксанынчы еллар. Ул республикаларда һич тә тынычлык юк чак, әмма, әлхәмдүлилләһ, укуым тыныч урында, яхшы гына үтеп китте. Шул чакта үзбәк ир-атлары арасында тегү һәм чигү белән шөгыльләнүчеләрне беренче тапкыр күрдем. Әмма ул вакытта да чигү хакында һич тә уйланмадым. Казанга кайткач, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, аннары Казан дәүләт гуманитар институтының татар теле, әдәбияты һәм шәрык телләре факультетын уңышлы тәмамладым. Укыган чакта гарәп, төрек, фарсы телләрен яхшы өйрәндем, Иранда практика үттем. Һәм студент чакта ук ике ел буе югары уку йортына әзерләнүчеләргә гарәп һәм фарсы телләреннән белем дә бирдем. Хәзер Казан дәүләт гуманитар институты ябылуын искә алсам, йөрәгем сыкрап куя, телебезне үстерүче галимнәребез тагы да күбәйгән генә булыр иде бу көннәрдә. КФУда шәрык телләрен өйрәнү бетерелүе дә милләт өчен бер дә уңышлы карар түгел.

Утызынчы елларга кадәр татарлар гарәпчә, фарсыча, төрекчә белгәннәр, ә бүгенге көндә бу телләрне күпме татар белә?! Сәүдә, фән, дин өлкәләрендә халкыбыз ничек алдынгы булган, шул дәрәҗә дәвам иттерелеп, бик алдынгы булырга тиешбез. Чигү дә — ул нәкъ белем шикелле. Белемне гел эстәп тормасаң, онытыла, югала бара.

— Әүвәл тегү белән шөгыльләнә башладыңмы, чигү беләнме?

— Тегү белән. Студент чакта ук бер бүрек тегү остасыннан татар ир-ат кәләпүше тегәргә өйрәндем, ул бизәксез, бер төсле тукымадан гына тегелә. Аннары аларны бизәкләп тә эшли башладым, сатып алучылар да табылды. Төркиядән килолап сәйлән җыеп кайта идем ул елларда… Казан кәләпүшләрен тегә-тегә, җитешле тәҗрибә тупладым һәм нәтиҗәм дә бар: Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Кәҗүл читек» спектакле өчен кирәкле бихисап кәләпүшләрне мин тектем.

Университеттан соң Төркия телевидениесенә чакырдылар, андагы шоу-программа төркемендәге рус цирк артистларына тәрҗемәче булдым. Ул тапшыру тәмамлангач, гид булып эшләдем, тик Төркиядә туган як сагындыра башлады. Илгә кайткач, Мәскәүгә чыгып киттем, тугыз ел төрле эшләрдә эшләдем, халыкара күргәзмәләрдә дә тәрҗемә иттем… Төрек телен яхшы белгәнгә, төрле килешүләрдә дә тәрҗемәче булдым, әйтик, Амур газ эшкәртү заводы төзелгәндә, төзелешкә килүче делегацияләрне каршы алып, рәсми очрашуларда тәрҗемәче вазифаларын үтәдем…

Мәскәүдә исә үз ана телемне сагынгач, Татар үзәгендә оештырылган хорга барып җырладым. Теләге булганнарга, төп эшемнән соң, татар телен дә өйрәттем.

Казанны сагынсам, күңелемне чигү чигеп тынычландыра идем. Башта тамбур чигүе белән мендәр тышы чиктем, аннары олырак әйбер чигеп карыйсым килде… яшел бәз алып, бик зур татар ашъяулыгын чигә башладым. Шуңа күрә башта оста итеп тегәргә өйрәндем, аннары татар чигүләренә алындым булып чыга инде.

— Социаль челтәрдәге «Татар (каю, укалап) чигүе» сәхифәсен алып барып, нинди тәҗрибә тупладың?

— Чигү белән кызыксынып китүем бары тик татар чигүе белән генә бәйле булгач, интернет аша да шушы темадагы мәгълүматларны эзли башладым. Ләкин тапмадым.

Шуннан соң үз төркемемне булдырдым. Язмаларны, нигездә, хатын-кызлар укый, чигүләрем, чигү ысуллары буенча төрле сораулар бирәләр, киңәш сорыйлар, схемалар, видеодәресләр урнаштыруымны үтенәләр. Видеодәресләр үткәрүгә барып җиткәнем генә юк. Кайчак эшләнмәләремне илебез татарлары гына түгел, АКШ, Алмания кебек чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә сорап, сатып ала. Узган ел ахырында кул эшләнмәләрем белән күренекле галимебез Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее хезмәткәрләре дә кызыксынды. Бәлкем, эшләрем музейларда да эленеп торыр, дип хыялланам кайчак. Инде ничә ел рәттән, чын күңелемнән татар чигү сәнгатен пропагандалыйм. Һәм минем аны бары тик алга илтәсем, киләчәк буыннарга тапшырасым килә!

— Нурислам, чигешләрең шулкадәр күп. Чигеп армыйсыңмы соң? Ә бер карасаң, чигү — үз биокырыңны тирә-юньдәге тискәре энергетикалардан чистартып, арындыру да инде ул…

— Көнне төнгә ялгап чигә алам. Гадәттә, татар көйләрен, татар җырларын тыңлый-тыңлый, илһамланып чигәм.

Билгеле, ыргак белән башкарыла торган тамбур чигүе генә тиз чигелә инде, калган ысуллар белән эш озак бара, бу түземлек сорый торган хезмәт! Әмма чиккәндә син һәрвакыт тынлыкта, телевизор аша начар хәбәрләр карамыйсың… үз уйларыңда буласың. Мондый халәтне бәхет хисенә дә тиңләргә мөмкин.

 — Кул эшләнмәләреңнең төрләре ихтыяҗ буенчамы?

— Әйе, бирнә өчен дә сорыйлар. Татар милли бизәкле түбәтәйләр, калфаклар, яулыклар, янчыклар, сөлгеләр, эскәтерләр, зур һәм кечкенә ашъяулыклар, намазлыклар… барысын да эшләп карыйсым килә! Кайчак кайбер хатын-кызларга: «Әйдәгез, өйрәтәм, үзегез чигеп киегез!» — дисәм, алар: «Юк, юк, ул кадәр түземлек бездә юк, син үзең чигеп бир инде!» — диләр.

Шулай итеп, һәрдаим шома, тутырып чигү, сәйләннәр, Сваровски кристалларын кушып, каеп, укалап чигү (канитель белән) ысулларындагы кул эшләнмәләрен иҗат итүдә инде мин. Кайчан да булса, бизәкләре елга энҗеләре кушып чигелгән татар калфакларым да булыр, дип күзаллыйм. Менә яңарак кына чәчәкле бизәкләр белән кулдан чигелгән алъяпкыч та үз хуҗабикәсенә, Волжскига китте. Һәм ошатып сатып алучыларымның берсе бик тә үтенеп сораганнан соң гына, кул эшләнмәләремә тамга-туграмны да чигеп куя башладым.

Программалы чигү машинасы алырга җыенмыйм. Чөнки андый сәнәгать машиналары белән чигелгән әйберләргә карап, барыбер: «Болар бик „җанлы“ чигешләр», — дип әйтә алмыйм.

 

Яссы һәм күпермәле тамбур чигеше, шома чигү, рокко чигеше, француз төеннәре, Бразилия җөйләре… — үзлегемнән бик теләп өйрәнгән ысуллар. Киләчәктә дә

бары тик кулдан гына чигәчәкмен! Һәм бары тик татар чигешләрен генә. Дөрес, заказ булса, башка чигүне дә башкарып чыга алам. Мәсәлән, чит илдән, туй күлмәгенә бизәм өлеш чигеп бирмәссезме, дип үтенгәннәр иде. Каушап калмадым, алындым, бизәмнәрне люневиль ыргагы белән люневиль чигү ысулында юка челтәрдә башкардым.

— Чигүләрне борау белән эз салынган тактага да, кәгазь өслекләргә дә чигәләр хәзер. Тимер көрәкләр, үтүкләр, чиләк өслекләрен дә, диварга эленә торган сәгатьләрне дә чигәләр. Яфракларга төсле чигү җепләре белән хәйран катлаулы чигешләр чигеп кую ысулы да бар. Синең өчен бу төр ысуллар кызыклымы?

— Минемчә, заманча чигү ысуллары, кешеләргә нинди өслекләр белән эшләү илһам бирүе белән бәйле.

Аннары кешеләр уйлап табарга да бик хирыс. Кемнең ни чигәсе килә — ихтыяры. Ләкин мин бары тик татарча чигүләр белән генә мәшгуль. Алар өчен кирәкле бизәкләрне үзем дә иҗат итәргә тырышам. Һәм минем өчен иң беренче нәүбәттә дөнья күрке — ул татар милли бизәге, әлбәттә.

— Аннары бу гасырда чигә башлаган бер дистә чит һәм безнең ил ир-атлары барысы да диярлек тапкырлап кына да чигә бит…

— Тапкырлап чигү ул минем күңел халәтенә туры килми. Мондый чигү төре татарларда юк дисәң дә була. Тапкырлап чиккәнче, мин әле күннән бизәкле, «татар җөйле», катлаулы, матур эшләнмәләр эшләп карар идем. Аннары бераз гына булса да, зәркәнлекне дә өйрәнәсем килә. Моңа сәләтләрем бар кебек. Бүген исә менә чемче ысуллы, узган гасырларда татар хатын-кызлары кигән борынгы калфак иҗат итә башлаячакмын, шушы ниятемне тормышка ашырыр өчен кибеттән бер сумка тутырып, матур, төрледән-төрле төсле тасмалар җыеп кайттым.

Хәзер калфакны нинди төсле хәтфәдән иҗат итим икән дип уйланам, ә болай чемче чигүенә төшендем инде.

— Син үз эшләнмәләреңнең сыйфатына бик игътибарлы, ә башкалар тегеп чиккән татар түбәтәйләренә дә күз төшерәсеңме соң?

— Бу минем тарафымнан күңелсез җавап биреләчәк сорау. Чөнки татар түбәтәен тегүчеләрнең күбесе аны заманлаштыру ягында хәзер, түбәтәй эчлеге өчен флизилин, фетр шикелле тукымалар кулланып, имитация, охшашлыклар ясыйлар. Ясалма тукымалардан форма кисеп, ашык-пошык кына, борынгы тегү традициясенә игътибар да бирмичә, тегү машинасы белән, зур адымнар белән генә атлатып чигәләр. Түбәтәйнең кырые башны кысып, аңа эз ясарлык катыргы халәтендә булырга тиеш түгел. Һәм иң мөһиме, түбәтәйләр сүс җебе кертелеп, табигый тукымалардан сыйфатлы итеп тегелсен! Мин үзем табигый тукымалар: хәтфә, ефәк, киҗе-мамык кулланырга тырышам. Борынгы ысул буенча, дөрес итеп тегелгән татар түбәтәе ул башны да тирләтми, бик уңайлы һәм җайлы да була, башка төр башлыклар белән чагыштырганда, аның асыл аермасы да шунда бит.

— Нурислам, әти-әниең, туганнарың, дусларың синең бу гамәли иҗатыңны мактыймы?

— Әйе, шөгылемне аңлыйлар. Барысы да кул эшләнмәләремне мактый. Тик мин тыйнак, мактауларга исем дә китми. Башкалада кулдан чигүчеләр берничә генә…

Беләм, чигү сәнгатен һичкайчан ташламаячакмын! Эшләремнең дәвамлы булуын теләп яткан, башланган, әмма да әлегәчә тәмамланмаган чигүләрем дә бар!

— Тагы ни турында хыялланасың?

— Их, ТР Милли музеенда кадерләп саклана торган бар борынгы чигү үрнәкләре белән танышып чыксам иде, дип хыялланам, чөнки аларның һәрберсе диярлек югары дәрәҗәдәге, зәвыклы, кабатланмас сәнгать әсәре! Аларны фотоларга төшереп, чигеп карыйсым килә! Югыйсә, кайда нинди кул эшләнмәсен күрсәм (кайсы-

сын күз кырые белән генә), шуларны кабатлап, кайбер чигү үрнәкләребезне тергезәм. Тырышам.

Чигү — ул үзенә күрә бер сәнгати тел инде. Татар мәдәниятен борынгыдан килгән саклау чарасы. Татар тамбур чигүе заманында Урта Азиягә кадәр барып җитеп, андагы чигүләргә дә тәэсир иткән, дип аңлата бит сәнгать белгечләребез дә. Горурланам!