news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^«Премьер-министр» «Җиде йолдыз» I халыкара телевизион фестивалендә катнашачак

^«Премьер-министр» «Җиде йолдыз» I халыкара телевизион фестивалендә катнашачак

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Люция Камалова). Мәскәүнең «Премьер-министр» төркеме «Җиде йолдыз» I халыкара телевизион татар халык һәм эстрада җырын башкаручылар фестивалендә катнашачак. Бүген бу турыда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Яңа гасыр каналы” генераль директорының иҗади мәсьәләләр буенча урынбасары Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, «Премьер-министр» төркемнең бер җырчысы – Марат Чанышев милләте буенча татар һәм алар бу көннәрдә «Җиде йолдыз» фестивалендә катнашырга ризалык биргән. Хәзерге вакытта төркем махсус яңа программа әзерли, аңарга татар җырлары да керергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Җиде йолдыз» I халыкара телевизион татар халык һәм эстрада җырын башкаручылар фестивале 2006 елның 17 мартында Казанда узачак. “Яңа гасыр телевидениесе”ндә уңышлы тормышка ашырылган проект ТР Президенты Карары нигезендә 2006 ел Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән чаралар кысаларында уза. Махсус фестиваль өчен Татарстаннан читтә яшәүче һәм үзләрен Ватаннарында татар җырын башкаручылар итеп таныткан татар диаспорасы вәкилләре җыелачак.

Фестивальнең концерт программасында «На-На», Ренат Ибраһимов, Наилә Фатехова, Җәмилә (Финляндия), «Ялла», Үзбәкстанның «Шахзод» вокаль-инструментальный ансамбльләре, Найгулла Хәсәнов, Әхмьт Галиев (Кытай), Айдар Гайнуллин (Алмания.), Эльвира Әмирова (Казакъстан), Альберт Әсәдуллин (Санкт-Петербург), Салават, Хания Фәрхи кебек эстрада йолдызлары катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100