Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Премьер-министр финансистлар һәм салымчылар алдына бурычлар куйды
Премьер-министр финансистлар һәм салымчылар алдына бурычлар куйды
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикабыз финансистлары һәм салым җыючыларының 2004 елгы эшен югары бәяләде. Финанс һәм салым органнары коллегиясенең бүгенге уртак утырышына йомгак ясап, Хөкүмәт башлыгы шундый фикер белдерде.
Премьер әйтүенчә, салым базасын үстерү мәсьәләсе агымдагы елга беренче бурыч булып тора. 2005 елда алынмый калган керемнәрне республика икътисадның уңышлы эшләве, предприятиеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге хисабына гына тутыра алачак. 2006 елда, җирле үзидарә реформасы гамәлгә ашырыла башлагач бюджет чыгымнарын оптимальләштерү проблемасы тагын да актуальрәк булачак. Сезнең җаваплылык тагын да үсәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Бюджет учреждениеләренең түләүле хезмәтләрен киңәйтү буенча эшне Хөкүмәт башлыгы 2005 елның тагын бер мөһим бурычы дип атады. Әлеге өлкәдә күп кенә уңай алга китешләр барлыкка килә, һәм менә нәкъ менә шуңа бәйле рәвештә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын күтәрү проблемаларын хәл итү мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз