news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Дәминов Марий Эл Төбәк милли-мәдәни автономиясе советы рәисе итеп билгеләнде

12 ноябрьдә республика татар мәдәнияте үзәгендә Марий Эл Республикасы татарлары автономиясенең хисап-сайлау җыелышы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автономия Советы рәисе Әмир Шакиров 2021 елдан алып 2025 елның ноябренә кадәрге чорда үз эшчәнлеге турында хисап доклады белән чыгыш ясады. Шулай ук контроль-ревизия комиссиясенең хисабы да тыңланды.

Җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Әмир Тәлгать улы автономияне инде 20 елдан артык җитәкләвен әйтте. Ул барысына да тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм Марий Эл Төбәк милли-мәдәни автономиясе советы рәисе вазифасына Рөстәм Дәминов кандидатурасын тәкъдим итте.

Рөстәм Мөбарәк улы Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы Портянур авылында туган, эшкуарлык белән шөгыльләнә, хәзерге вакытта республиканың Билбау көрәше федерациясен җитәкли.

Әмир Шакиров автономия Советының Мактаулы рәисе итеп сайланды.

Шулай ук Марий Эл Республикасы татарлары автономиясе Советының яңа составын да сайладылар.

Моннан тыш, татар телендәге «Якташлар» республика газетасын оештыручы, нәшире һәм мөхәррире Фәнил Мусин кыскача гына үз эшчәнлеге турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot