news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Польшада яшәүче милләттәшебезнең татар телендә шигырьләр җыентыгы чыкты

Польшада яшәүче милләттәшебез Муса Чахархан Чахоровскийның «Күзләремә күк тула» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Моңа кадәр Муса Чахархан Чахаровскийның шигырьләре хорват, рус, төрек, венгр телләренә тәрҗемә ителгән иде. Менә алар тәүге тапкыр татар телендә дә дөнья күрде. Әлеге басмадагы поляк телендәге шигырьләрне татар теленә шагыйрь Ленар Шәех тәрҗемә итте. Бу китап иҗади хезмәттәшлекнең яхшы мисалы булып тора, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

«Муса Чахоровскийның шигырьләре барлык татар җәмгыятьләренә яхшы таныш. Аларны һәрчак укыйлар, ул әсәрләр безнең «Бунчук» татар балалары һәм үсмерләре ансамбле репертуарында да бар. «Бу шигырьләрнең татар теленә тәрҗемә ителүен һәм «Аквадукт» нәшриятында ике телдә китап булып басылып чыгуын белеп, бик шатландык. Димәк, тәүге мәртәбә аларны полякча да, татарча да уку мөмкинлеге булачак дигән сүз. Чыннан да, бу яңалык – җәмгыятебез өчен зур вакыйга», – ди Польша Республикасының Татарлар бердәмлеге әгъзасы Кшиштоф Эдем Мухарский.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100