Роберт Миңнегалиев “Бердәм Россия” партиясеннән Зәй округы буенча ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелде

Өстәмә сайлауларны депутат Илшат Фәрдиевның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуына бәйле рәвештә үткәрергә кирәк

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Алия Сабирова). “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзалары 10 октябрьдә Зәй бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау буенча сайлау кампаниясе үткәрү һәм әлеге округ буенча парламентка депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү турындагы мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Өстәмә сайлауларны депутат Илшат Фәрдиевның (ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы энергетика министры итеп билгеләнде) вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуына бәйле рәвештә үткәрергә кирәк. Хәзерге вакытта депутатлыкка кандидатлар күрсәтү этабы бара.
Роберт Миңнегалиев “Бердәм Россия” партиясеннән дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелде.
Р.Миңнегалиев – икътисад фәннәре кандидаты; төп эш урыны – “Ак Барс” банкы ААҖ, Идарә рәисе; “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы.