Фәрит Мөхәммәтшин: “Сайлаулар гадел көрәштә узарга тиеш”

Татарстан “бердәмроссиялеләре” ТР сәяси партияләре һәм сайлаучыларына “Гадел сайлаулар өчен” дигән мөрәҗәгать кабул итте

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген Татарстан “бердәмроссиялеләре” Татарстан Республикасы сәяси партияләре, депутатлыкка кандидатлар, иҗтимагый оешмалар һәм сайлаучыларга “Гадел сайлаулар өчен” дигән мөрәҗәгать кабул итте.
Сәяси совет секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, сайлаулар гадел көрәштә узарга тиеш. “Бердәм Россия” беренчеләрдән булып шундый мөрәҗәгать белән чыга, дип ассызыклады ул.
“2010 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак. Республика сайлаучылары алдында җаваплы адым ясау бурычы тора. Һәр торак пункт, район, шәһәрнең һәм республикада яшәүче барлык халыкның икътисади, сәяси һәм социаль тотрыклылыгы шуңа бәйле булачак.
2010 ел дәүләт һәм җәмгыять өчен ышаныч һәм оешканлыкка, кабул ителә торган карарларның дөреслегенә җитди сынау чоры булачак. Икътисад һәм социаль өлкәдәге уңай үзгәрешләргә дә карамастан, уңайсыз һава шартлары һәм икътисади кризис нәтиҗәләре эшләрнең торышында чагылыш табачак әле. Шунлыктан киләчәгебезне билгеләүче сайлауларның демократик принциплар һәм гражданнарның конституцион хокуклары нигезендә узуы аеруча мөһим.
Сайлаулар – сайлаучыларның тавышы өчен партияләрнең сәяси көрәше ул. Сайлаулар – иң көчлеләр җиңеп чыга торган көндәшлек тә, әмма без сайлаучы белән гадел, дөрес диалог алып бару ягында. Без соры һәм кара пиарга, “пычрак” технологияләргә каршы.
Югары әхлакый идеаллар, халык алдындагы җаваплылык сәяси процесста катнашучы һәркем өчен нормага әверелергә тиеш. Без сәяси партияләрне, җирле советларга депутатлыкка кандидатларны, сәясәтчеләрне, җәмәгать эшлеклеләрен һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен сайлау кампаниясе барышында үз гамәлләре, чыгышлары һәм белдерүләрендә законлылыкка тугры калырга һәм объектив булырга чакырабыз.
Гадел сайлаулар өчен чыгыш ясап, без республика һәм гражданнарыбыз язмышына битараф булмаган һәркемне әлеге иҗтимагый инициатива кысаларында берләшергә чакырабыз. Сайлаучылар фикеренә карата хөрмәт, киләчәгебез өчен җаваплылык сәяси партияләр эшчәнлеге һәм һәр депутатлыкка кандидатның лейтмотивы булырга тиеш.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы, “Бердәм Россия”нең күпсанлы әгъзалары һәм тарафдарларының фикерен, сайлаучыларның гомуми мәнфәгатьләрен белдереп, сәяси партияләр, җәмәгать оешмалары, депутатлыкка кандидатлар һәм Татарстанның барлык демократик көчләрен безнең мөрәҗәгатькә кушылырга чакыра.
Без – гадел һәм демократик сайлаулар өчен!”, - диелә мөрәҗәгать текстында.