Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе Татарстан бүлеге сәяси советының чираттагы утырышын үткәрде

Партияне алда торган муниципаль сайлауларга әзерләү мәсьәләсе фикер алышуның төп темасы булды

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советының XXXIV утырышы узды. Утырышны сәяси совет секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, алда берничә зур чара – аерым алганда, муниципаль сайлаулар көтелүен билгеләп үтте.
Бүген сәяси совет әгъзалары 8 мәсьәләне карады. Партияне алда торган муниципаль сайлауларга әзерләү мәсьәләсе фикер алышуның төп темасы булды. Аерым алганда, Татарстан “бердәмроссиялеләре” “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекләренең җирле сәяси советлары яки конференцияләр тарафыннан 2010 елның 10 октябрендә узачак сайлауларда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына алга таба депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү өчен җирле сәяси советлар тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатураларны килештерде.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин искәртеп узганча, көзен Татарстанда вәкиллекле органнарга барлыгы 8 меңгә якын депутат сайлау күздә тотыла. Чарада сайлау системасының ике база төре кулланылачак. Катнаш сайлау системасы буенча сайлаулар беренче тапкыр 100 мең кешедән артык сайлаучы булган муниципаль берәмлекләрдә узачак. Моңа Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре керә. Бу шәһәрләрдә бердәм сайлау округлары (партия исемлекләре) буенча 76 депутат сайлау бурычы тора. “Бердәм Россия” партиясе һәр урынга үз кандидатларын тәкъдим итәргә ниятли.
Партия эчендә тавыш бирү механизмы – праймериз аша партиянең җирле бүлекләре тарафыннан тәкъдим ителгән барлык кандидатларның да диярлек узуын билгеләп үтеп, Виктор Бударин әлеге кандидатураларның 20 проценттан артыгын 35 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итүен ассызыклады. Кандидатларның 70 процентка якыны – ир-егетләр. Алар арасында татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар һәм Татарстан территориясендә яшәүче башка милләт вәкилләре бар.
Алга таба “бердәмроссиялеләр” “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекләренең сайлау алды программаларын килештерү турындагы мәсьәләне карады.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, сәяси совет үз программаларын әзерләү өчен урыннарга вәкаләтләр бирү турында карар кабул иткән. Бу кандидатлар кешеләрне борчыган проблемаларны яхшырак белсен һәм моны исәпкә алып үз программаларын әзерләсен өчен кирәк. “Алар тәкъдим иткән программаларны без җентекләп тикшердек, бер өлешен кире кайтардык, бер өлешен үзгәрттек. Без сайлау алды программасы чынбарлыкка туры килергә һәм кешеләргә аңлаешлы булырга тиеш дигән бурыч куябыз”, - дип ассызыклады Татарстан “бердәмроссиялеләре” лидеры.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XVII конференциясен сентябрьдә чакыру турында карар кылынды, аның төгәл көне соңрак билгеле булачак.