Владимир Путин: 2021 ел ахырына кадәр Россиянең хезмәт базарын торгызырга кирәк

«Читтән торып» эшләүче Россия гражданнарының хезмәт хокукларын якларга кирәк, дип өстәде дәүләт башлыгы.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 2021 ел ахырына кадәр хезмәт базарын ике ел элек булган дәрәҗәгә кадәр җиткерергә кирәк.

Россия Президенты Владимир Путин 2021-2023 елларга Гомумроссия профсоюзлар, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Хөкүмәт арасында генераль килешү имзалаганда шундый бурыч куйды.

«Без хөкүмәт белән бу хакта еш фикер алышабыз, — диде дәүләт башлыгы. — Бу бурычны хәл итү, барыннан да элек, эшлекле активлык үсешенә, капиталны арттыруга, инвестицияләр кертүгә бәйле».

Моннан тыш, «читтән торып» эшләүче гражданнарның хезмәт хокукларын ышанычлы итеп яклауны тәэмин итәргә кирәк, диде Владимир Путин.

Урта һәм кече компанияләр өчен хезмәт хакы түләү фондына фискаль йөкләнеш ике тапкырга киметелде һәм бу карар озак вакытка исәпләнгән, дип искәртте дәүләт башлыгы.

Президент әйтүенчә, хакимият бизнес салым ташламалары аркасында барлыкка килгән акчаларны хезмәт хакларын арттыруга юнәлдерер дип өметләнә.