Тарихчы Илнар Гарифуллин башкортлар арасында руслашу көчлерәк дип саный

«Хәтта татарларныкына караганда тизрәк бара», — ди сәясәтче.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Сәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин башкортлар арасында руслашу процессы көчлерәк булуын әйтте. Бу фикерен ул «Ком сәгате» тапшыруында сөйләде.

«Башкортлар арасында руслашу татарныкына караганда тизрәк бара. Татар милли үзаңы татар теленә, мәдәнияттә һәм эчтәге менталитетына таянса, башкорт милли үзаңы тулысынча башкорт халкының тарихи хәтеренә таяна, чөнки Башкортстанда һәр башкорт кешесенә кечкенә вакыттан ук гел аның тарихы турында бөек пропаганда алып барыла», — ди ул.

Ул рус теленең Россия эчендә доминант тел булуын, башка халыкларның телләре аның белән турыдан-туры көндәш була алмавын әйтте.

«Руслашу гасырлар буе барган. Башкортлашу сәясәтен алып барсак, ул шулай ук руслашуга таяна. Башкортстанда яшәгән татарларның милли үзаңнарын бутау бар: ул үзен башкорт дип тә әйтә алмый (чөнки ата-бабалары татарча сөйләшкәнен күрә, белә), татар дип тә әйтә алмый (чөнки аңа „син — башкорт“ дип әйтеп торалар)», — диде Илнар Гарифуллин.

Милли үзаңны бутауның нәтиҗәсе аяныч - кешеләр руслаша, дип саный сәясәт белгече. «Ике милләт арасында бәргәләнгәндә кеше рус милләтенә кереп китә. Шуңа күрә башкортлаштыру сәясәтенең кызганыч яклары күбрәк тә», — дип сөйләде ул әңгәмәсендә.

«Башкортстаннан аерылып киткән башкортлар тиз югала, ассимиляциягә бирелә, чөнки алар шушы тарихи хәтер учагыннан ераклашалар. Ике милләтнең үзсаклавын мин аерып карар идем», — дип аңлатып үтте Илнар Гарифуллин.