news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнар Гарифуллин татарлар белән башкортларны бер милләт дип әйтүгә каршы

Сәясәтче фикеренчә, бу — башкорт халкын кимсетү булачак.

Илнар Гарифуллин татарлар белән башкортларны бер милләт дип әйтүгә каршы
Рамил Гали

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарлар белән башкорт халкын бер милләт дип әйтү дөрес түгел. Бу хакта «Ком сәгате» тапшыруындагы әңгәмәсендә сәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин сөйләде.

«Бер милләт дип әйтү — зур хата. Болай дип милләт тарихын белмәгән кеше генә әйтә ала. Әйе, тарихи яктан безнең тамырларыбыз бер, телләребез, мәдәниятебез якын, ләкин сәяси яктан без ике аерым халык булып оешкан, шуңа күрә үзебезне бер милләт дип әйтә алмыйбыз. Болай дип әйтү — башкорт туганнарыбызны кимсетү», — диде ул.

Илнар Гарифуллин сүзләренчә, «бер милләт» дигән ялгыш фикерне башкорт халкы ишетсә, алар «безне татарларга кертергә тырышалар» икән дигән нәтиҗә ясаячак. Ул безгә карата каршылык тудыра. Андый фикерләрне әйтү фәнни яктан да, сәяси яктан да дөрес түгел дип саныйм», — диде сәясәт белгече.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100