news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 2024 елда президент сайлауларында катнашу мәсьәләсен хәл итмәгән

Киләчәккә планнар турындагы сорауга җавап биреп, Путин бөтен планнарны гамәлгә ашырырга һәм Россия үсеше буенча куелган максатларга ирешергә теләгәнен билгеләп үтте.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2024 елда киләсе президент срогына сайлауда катнашу мәсьәләсен хәл итмәгән. Ул бу хакта «Россия зовет!» форумында сорауга җавап биргәндә әйтте.

«Минем яңа срокка сайланырга хокукым бар, әмма әле хәл итмәдем, катнашырмынмы», — дип аңлатты дәүләт башлыгы.

Россия лидеры аныклавынча, аның бу хокукы булу «эчке сәяси вәзгыятьне тотрыкландыра». Шул ук вакытта ул үзенең яңадан сайлануын максат булмавын ассызыклады.

2020 елда ук Президент «илдәге вәзгыятьтән чыгып, 2024 елгы сайлауларда катнашу» турында карар кабул итәчәген әйткән иде. 

Киләчәккә планнар турындагы сорауга җавап биреп, Путин бөтен планнарны гамәлгә ашырырга һәм Россия үсеше буенча куелган максатларга ирешергә теләгәнен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100