news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Камалтынов Татарстанда «Бердәм Россия» координацион советын җитәкләде

Советның өстенлеге коронавирус пандемиясе вакытында волонтерлык ярдәмен оештыру булачак.

Юрий Камалтынов Татарстанда «Бердәм Россия» координацион советын җитәкләде
"Татар-информ" архивы

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Юрий Камалтынов «Бердәм Россия» фракцияләренең республика координация советы рәисе булды. Аның җитәкчелегендә пандемия шартларында өлкәннәргә, инвалидларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү партия эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булачак. Бу хакта сайлаулардан соң советның беренче утырышында билгеле булды.

«Партиянең уңай эш тәҗрибәсе булган мөһим мәсьәләләрнең берсе - коронавирус инфекциясе вазгыятендә волонтерлык эшен оештыру. Сүз 65 яшьтән өлкәннәргә, балалы гаиләләргә, инвалидларга ярдәм итү турында бара. Аларга урамга чыгарга һәм җәмәгать урыннарына барудан тыелырга кирәк», — дип сөйләде Юрий Камалтынов.

Республика координацион советының төп бурычлары — депутат берләшмәләре эшчәнлеген координацияләү, дәүләт хакимияте органнары карарларын эшләүдә катнашу, партия эшенә тәкъдимнәр кертү һәм мониторинг ясау.

«Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин һәм Лаеш районы советында фракция җитәкчесе, Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова Координацион совет рәисе урынбасары булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100