Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе декабрьдә була

Быел Владимир Путин унбишенче тапкыр журналистлар белән зур матбугат конференциясе уздыра.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путинның традициягә әверелгән зур матбугат конференциясе быел декабрь аенда була. Бу турыда президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

"Әйе, матбугат конференциясе декабрьдә", - була дигән ул сорауга җавап биреп.

Быел конференция 2001 елдан башлап унбишенче була. Путин ел саен журналистлар белән зур очрашу оештыра. Алар 2008-2012 елларда премьер-министр вазифасын башкарганда гына тукталып торды. 2001 елда иң кыска очрашу - 1 сәг 35 минут,  2008 елда иң озак очрашу - 4 сәг 40 минут булды. 2004 елдан Путин кимендә өч сәгатьлек конференция уздыра.