Песошин Россия һәм Казахстанның төбәкара хезмәттәшлек форумында катнаша

Форумның пленар утырышы кысаларында РФ Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча Россия белән Казахстан арасында товар әйләнеше күрсәткечләре рекордлы дәрәҗәгә җитәргә мөмкин.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин онлайн режимда Россия һәм Казахстанның төбәкара хезмәттәшлегенең XVII форумында «Экология һәм яшел үсеш өлкәсендәге хезмәттәшлек» дигән темага чыгыш ясый. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум кысаларында Россия-Казахстан эшлекле советы утырышы, панель сессияләре («Климат үзгәрү», «Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы»), шулай ук пленар утырыш уза.

Форум Казахстан һәм Россия төбәкләре арасындагы багланышларның перспектив юнәлешләре турында фикер алышу, ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, эшлекле багланышларны диверсификацияләү, шулай ук ике илнең хакимият һәм бизнес вәкилләре өчен аралашу мәйданчыгы булып тора.

Чара кысаларында ике ил чигендә урнашкан Җайык (Урал), Ертіс (Иртыш) сулыклары һәм башка эре елгаларның экосистемасын саклау, каспий тюлененың биотөрлелеген, популяциясен арттыру, климат үзгәрүе сораулары карала. Шулай ук әлеге чара катнашучылар арасында экология, геология һәм табигать ресурслары өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән төгәл килешүләргә ирешү һәм халыкара диалоглар мәйданчыгы буларак карала.

Форум онлайн форматта 28-30 сентябрь көннәрендә дәүләт башлыклары катнашында уздырыла. Владимир Путин һәм Касым-Жомарт Токаев видеоконференция режимында форумның пленар утырышында катнаша.

Форумның пленар утырышы кысаларында РФ Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча Россия белән Казахстан арасында товар әйләнеше күрсәткечләре рекордлы дәрәҗәгә — 20 млрд долларга кадәр җитәргә мөмкин.