ТР Дәүләт Советы депутатлары Зәйнең социаль тәҗрибәсен уңай бәяләде

Валентина Липужина: “Муниципаль хакимият – халыкка иң якын хакимият”

(Зәй, 30 сентябрь, "Татар-информ", Алия Сабирова). Бүген Зәйдә ТР Дәүләт Советы дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышы узды. Депутатлар муниципаль сайлаулар һәм Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзерлекне бәяләде.
Утырыш башында парламент комитеты рәисе Валентина Липужина, алда татарстанлыларны социаль мәгънәгә ия вакыйга көтә, дип билгеләп үтте. Валентина Липужина муниципаль сайлаулар турында сөйләгәндә, агымдагы елның көзендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча киң колачлы вакыйга көтә. Татарстанлылар 8 меңгә якын депутатны сайларга тиеш була.
"Муниципаль хакимият – халыкка иң якын хакимият. Без сайлау белән аерым берәмлек, район, гомумән, республиканың ничек үсеш алуын билгелибез”, - диде Дәүләт Советы депутаты. Аның сүзләренчә, иң мөһиме – дөрес сайларга кирәк – депутат мандатын халык проблемаларын хәл итә ала торган кешеләргә тапшырырга кирәк.
Зәй комитетның күчмә утырышын үткәрү урыны буларак очраклы сайланмаган – биредә сайлаучылар белән эшләү буенча уңай эш тәҗрибәсе эшләнгән, дип билгеләп үтте Валентина Липужина.
Зөй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева депутатларга эш аспектлары турында сөйләде. “Имин шәһәр” акциясе, район җитәкчелегенең төрле категориядәге халык белән очрашуы, Кечкенә авыллар көне – болар барысы да шәһәр һәм район халкы проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә, дип белдерде Т.Воропаева. ТР Дәүләт Советы дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзаларын бигрәк тә җәмәгатьчелек транспортында Советның һәм район башкарма комитетының җитәкчелек составы тарафыннан кабул итүләр кызыксыну уятты.
Муниципаль сайлауларга әзерлек план буенча, проблемаларсыз бара, дип белдерде район башлыгы. Зәй муниципаль районында 186 депутат мандаты билгеләнгән. Җирле бюджеттан сайлау кампаниясенә 1 миллион 927 мең сум бүлеп бирелгән, чыгымнар схемасы төзелгән һәм расланган.
Утырышта катнашучылар алдында парламент комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады. Депутат мандаты өчен сайлауда катнаша торган сәяси партияләр һәм бәйсез кандидатлар, сайлаучылар теге яки бу кандидатны яклап тавыш биргәч, сайлау кампаниясе барышында яңгыраган вәгъдәләрне үтәүне таләп итәргә хокуклы икәнлеген онытмаска тиеш. Депутатлар агымдагы елның октябрендә киләсе елга бюджет проекты буенча фикер алышачак, хәзер беренче чиратта нинди максатларга акча билгеләүне карарга кирәк, дип белдерде ул. Минем карашка, уңай яклар район җитәкчелегенең пенсионерларга ярдәм итүе, кечкенә авылларга йөрүе, дип белдерде Хафиз Миргалимов.
ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары Зәй районында халык белән эшләү тәҗрибәсен уңай бәяләде һәм тиешле карар кабул итте.
Моннан тыш, бүген Зәйдә депутатлар сайлау участокларының берсендә булды.