Ольга Павлова: Конституциядә үзгәрешләр аны тагын да социаль юнәлешлерәк итә

Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Россиядә яшәүчеләр Россия Конституциясенә кертү өчен карашларын белдерә торган төзәтмәләр вакыт рухына туры килә һәм илнең Төп законын тагын да социаль юнәлешлерәк итә. Бу хакта Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова сайлау участокларының берсендә тавыш биргәндә әйтте.

Парламентарий фикеренчә, хәзерге шартларда тарихи дөреслекне яклау төшенчәсен Конституция ягыннан ныгыта торган төзәтмә аеруча әһәмияткә ия була, диде.

«Бу төзәтмә өчен тавыш биреп, без илебезнең киләчәге өчен гомерләрен биргән әти-бабаларыбызны яклауга басабыз. Аларның батырлыкларын каралтырга һәм батырлыклары кыйммәтен киметергә тырышуларга юл куярга ярамый», — диде Павлова. 

Депутат яшь буын вәкилләренең әти-әниләре турында мәҗбүри кайгыртуга кагылышлы төзәтмәне аерым искә алды.

«Өлкән яшьтәге ата-аналарны карау — ул һәр Россия  гражданинының изге бурычы. Без тормышыбыз, тәрбияле һәм мәдәниятле булуыбыз белән бурычлы кешеләргә тиешле бәя бирергә тиешбез», — дип искәртте Ольга Павлова.