Д. Фәттахов Конституциягә яшьләр сәясәте турындагы төзәтмә кертүнең мөһимлеген әйтте

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры А. Н. Туполев исемендәге КАИ бинасындагы сайлау участогында тавыш бирде.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен А. Н. Туполев исемендәге КАИ бинасындагы участокта тавыш бирде. Ул яшьләр сәясәте һәм волонтерлыкка ярдәм итү турында төзәтмәләрнең мөһимлеген аеруча билгеләп үтте.

«Төзәтмәләрнең берсе яшьләр сәясәтенә кагылуы безнең өчен бик мөһим. Беренче тапкыр илнең төп законында бу төшенчә барлыкка киләчәк. Һәрбер яшь кешедә чагылыш табачак яшьләр турындагы закон да барлыкка килер дип өметләнәбез. Аерым блок волонтерлыкка багышланган. Бу эшчәнлекнең мөһим һәм ихлас булуы хәзер беркемдә дә шик уятмый. Моңа ярдәм итү мөһим», — диде Дамир Фәттахов.

Ул һәр кеше күзаллау һәм шәхси фикер формалаштыру өчен барлык төзәтмәләрнең текстларын игътибар белән укырга тиеш, дип өстәде.

«Яшь кеше төгәл бер төзәтмәнең үзендә һәм якыннарында чагылыш табачагын аңласа һәм тойса, ничек тавыш бирергә дигән сораулар булмаячак. Ул үз позициясен формалаштырачак һәм сайлаячак», — диде министр.

Ул пенсияләрне индексацияләү турындагы төзәтмәне дә игътибарсыз калдырмады. Яшьләргә бу түләүләргә кадәр ерак булса да, пенсияләрнең индексацияләнәчәге турында хәзердән үк уйланырга кирәк.

«Шәхсән мин „риза“ дип тавыш бирдем», — дип йомгаклады Дамир Фәттахов.

Ул бер атна дәвамында тавыш бирү мөмкинлегенең уңайлы булуын да әйтте. Аның сүзләренчә, бер көндә тавыш бирү өчен эш графигында буш вакыт табу җиңел түгел. Ә мондый система күпләргә вакыт мәсьәләсендә уңайсызлыклар китереп чыгармый гына гражданлык позициясен белдерергә мөмкинлек бирде.

Алдарак «Татар-информ» Әфганстандагы интернациональ сугышчы, Тышкы разведка хезмәтенең запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗановның Казанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә катнашуын язган иде.