Аксубайлылар «Уяв» чуваш бәйрәмен онлайн билгеләп үтәчәк

Бәйрәм 11 июль узачак.

(Аксубай, 30 июнь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Анастасия Петрова). Аксубай районы авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре бәйрәмне онлайн режимда уздырырга әзерләнәләр. «Уяв» — борынгы чуваш бәйрәме, ул бүгенге көнгә кадәр саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм чуаш халкын берләштерә һәм туганлык мохитен чагылдыра. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, районда Сабан туйларын үткәрмәскә дигән карар кабул ителде.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов белдергәнчә, Бөтенроссия «Уяв» чуваш бәйрәме дә шулай ук кешеләрнең күпләп җыелуыннан башка узачак. Бәйрәм 11 июль узачак. Мәдәният хезмәткәрләре аны онлайн режимда үткәрергә әзерләнәләр: һәр коллективның чыгышларын видеога төшерәләр.

Авыл мәдәният йортлары «Вконтакте» социаль челтәрендә кайбер коллективларның чыгышларын карарга була инде. Аксубай район мәдәният йорты «Вконтакте» битендә бәйрәмнең тулы язмасын карарга мөмкин булачак.