news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матвиенко: Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлеге илдә парламентаризмны ныгытуга булыша

Федерация Советы Рәисе Татарстан депутатларын республика парламенты оешуның 25 еллыгы белән котлады.

Матвиенко:  Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлеге илдә парламентаризмны ныгытуга булыша
архив kremlin.ru

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутатларының закон чыгару эшчәнлеге илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга, Россиядә парламентаризмны ныгытуга, республика гражданнарының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә ярдәм итә. Бу хакта Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга юлланган котлау телеграммасында язган.

Валентина Матвиенко телеграммада билгеләп үткәнчә, чирек гасыр дәвамында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татарстанның икътисад һәм социаль өлкәләрендә мөнәсәбәтләрне нәтиҗәле хокукый җайга салу һәм республика потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру юнәлешендә актив эшләде.

«Татарстан дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органы депутатларының эше алга таба да конструктив һәм нәтиҗәле, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән булачагына ышанам», — дигән Россия парламентының югары палатасы спикеры.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республика парламенты 25 еллык эшчәнлегендә формалашу буенча катлаулы юл үткән. Ул республика үсешенең төрле якларын җайга сала торган 2 меңнән артык закон кабул итте. Аларның күбесе хәзер дә үз көчендә калган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100