Фарсы култыгы илләре Төркия аркылы Ауропага ирешмәкче

Фарсы култыгында урнашкан 6 гарәп иле төбәктә сәяси тотрыклылык булдыруда Төркиянең әйдәп баручы булуын тели

(Истанбул, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Рушания Алтай). Истанбулда Төркия һәм Фарсы култыгы илләре тышкы эшләр министрларының IV Югары дәрәҗәле стратегик диалог утырышы булып узды. Анда берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кувәйт, Бахрейн, Катар, Оман, Согуд Гарәбстаны кебек илләрнең тышкы эшләр министрлары һәм Фарсы култыгы Хезмәттәшлек Советы генераль секретаре катнашты. Җыен Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглуның сәламләү чыгышы белән башланып китте.
Билгеле булганча, Төркия-Фарсы култыгы илләре хезмәттәшлек Шурасы моннан 4 ел элек корылган иде. Төрек министр бу чор эчендә хезмәттәшлекнең артуын искәртеп, файдалы нәтиҗәләргә китергәнен бәян итте. Моннан алда Кувәйттә үткән җыенда 2011-2012 еллары өчен уртак эш программасы төзелгәнен искә алып, моның нигезендә сәүдә, инвестиция, транспорт, сәламәтлек саклау, туризм, мәдәният, мәгариф тармакларында тыгыз элемтәләр урнашуын, 2010 елда Төркиянең Фарсы култыгы илләре белән 9 миллиард долларлык сәүдә әйләнешенең бүген 10 миллиард долларга якынлашканын белдерде. Якын көнчыгышта тынычлык, хозур һәм яшәү өчен уңайлы шартлар булсын өчен төрек дәүләтенең Фарсы култыгы илләре белән тыгыз хезмәттәшлеген киләчәктә дә дәвам итәргә карарлы булуын ассызыклады. Согуд Гарәбстаны тышкы эшләр министры принц Согуд әль-Фәйсал Төркиягә карата җылы хисләрен белдерде. Ул Төркиянең әлеге географиядә тоткан ролен бәяләде, Палестина халкын кайгыртуына рәхмәт әйтте.
Журналистларга ябык булган утырышның икенче өлешеннән соң, Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу, принц Согуд әль-Фәйсал һәм Фарсы култыгы илләре Хезмәттәшлек Шурасы генераль секретаре Абдул Латиф Бин Рәшит Әл-Заяни тарафыннан медиа әһелләре өчен матбугат конференциясе үткәрелде. Анда ябык ишекләр артында алынган кайбер карарлар ачыкланды. Якын киләчәктә Фарсы култыгы дәүләтләре белән Ауропа илләре арасында тимер юлы һәм шоссе төзеләчәк. Юллар Төркия аркылы үтәчәк. Бу проект тормышка ашкан очракта, Фарсы култыгы төбәге белән Ауропа арасында икътисади багланышларның артуы көтелә. Шулай ук Бахрейн белән Катар арасында да шоссе төзү карарлаштырылган.
Утырышның төп эчтәлеген, билгеле, сәяси темалар тәшкил иткән. Якын Көнчыгыш, Пакъстан, Әфганстан, Төньяк Кипр Төрек Җөмһурияте, Сурия һәм Иран мәсьәләләре тикшерелгән. Шулай ук Төркиянең Фарсы култыгы илләре белән сәяси, икътисади, стратегия һәм иминлек тармаклары буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре алгы планда тотылган.
Матбугат конференциясендә Әхмәт Давутоглу бигрәк тә Палестина мәсьәләсенә басым ясады. Ул: "Палестинаның проблемасы гарәп дөньясыныкы гына түгел, Төркия буларак без бу мәсьәләне төптән чишүгә, Палестинаның дөньяча танынуына бөтен көчебезне салачакбыз. Яңадан формалашачак Палестина дәүләте башкаласы көнчыгыш Иерусалим булырга тиеш", - диде. Төрек министр Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Төньяк Кипр Төрек Җөмһуриятендә вәкиллек ачуын бәян итеп, Фарсы илләренең Кипр мәсьәләсендә терәк булуларына рәхмәт хисләрен белдерде.
Давутоглу журналистларга, киләчәктә Гыйрак, Сурия, Мисыр һәм Иорданиянең критик илләр булу ихтималын күз уңында тотып, кирәкле механизмнар булдыру, тиешле чаралар күрү турында киңәш үткәрелүен дә җиткерде.
Бер журналистның: "Ауропа Берлегенең Иранга куйган нефть эмбаргосы Төркиягә тәэсир итәчәкме?"- дигән соравына, Ә.Давутоглу: "Берләшкән Милләтләр Оешмасы Иминлек Шурасы тышындагы карарларның Төркиягә кагылышы юк", -дип җавап бирде.
Принц Согуд әль-Фәйсал да җавапны тулыландырып, кайбер Ауропа илләренә борчылмаска киңәш итте. Ул нефть базарында тотрыклыкны булдыруга һәрвакыт әһәмият бирүләрен искәртеп, әлеге илләргә Согуд Гарәбстаныннан нефть озатыла алачагын белдерде.
Җыенда "Гарәп язы"н хуплап, Суриядәге чуалышларны һәм кан коюны туктату буенча сөйләшүләр үткәрелде. Төркия Сурия халкын һәрвакыт яклаячакларын белдерде. Шулай ук ике ил арасындагы чикләрне дә ачык тотачагын бәян итте.