Радий Хәбиров чираттагы мәхкәмәдә җиңде

Уфа шәһәренең Киров районы мәхкәмәсе үзенең чираттагы утырышында Башкортстан президенты хакимиятенең элекке җитәкчесе Радий Хәбиров файдасына карар чыгарды
(Уфа, 29 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа шәһәренең Киров районы мәхкәмәсе үзенең чираттагы утырышында Башкортстан президенты хакимиятенең элекке җитәкчесе Радий Хәбиров файдасына карар чыгарды.
Ул карарда президент Мортаза Рәхимов Радий Хәбировны эштән алу турындагы фәрманын үзгәртергә тиеш, дип әйтелә. Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, быел июнь аенда Радий Хәбиров үз теләге белән вазыйфасыннан китүе турында гариза биреп, җәйге ялына киткән иде. Әмма аның Мәскәү Кремленә эшкә алынасын белгәннән соң, республикада Радий Хәбировка каршы һөҗүмнәр башланды. Аңа төрлечә гаепләр тагылды. Шуңа да карамастан, Радий Хәбиров барыбер Россия президенты хакимиятенә җаваплы вазыйфага эшкә алынды. Шуннан соң да Башкортстан хакимиятләре тынычлана алмады һәм республика парламентын да, иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итеп, Хәбировны пычрату кампаниясен алып барды.
Радий Хәбиров та тик ятмады. Ул да үзенә гаеп ташлаучыларны мәхкәмәгә бирде. Һәм менә Мортаза Рәхимовка каршы көрәштә мәхкәмә аша чираттагы җиңүгә иреште ул. Журналистлар белән әңгәмәдә бу хәбәрне Радий Хәбировның адвокаты Юрий Наумов та раслады. Киров районы мәхкәмәсе карарына карата Башкортстан президенты яклаучылары шикаять белдермәсме соң тагын, дигән сорауны бирелде Юрий Наумовка.
Радий Хәбировның адвокаты сүзләренчә, Башкортстан президенты ягы Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карарына шикаятьне бирергә бик тә мөмкин.
“Ул чакта без дә аларның дәгъваларын яңадан өйрәнеп, янә дә мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез, чөнки Радий Хәбировның таләпләре бик дөрес һәм гадел”, - ди Юрий Наумов.