“Бердәм Россия Кыш бабае кечкенә татарстанлыларны котлый” акциясе үткәрелә

“Бердәм Россия Кыш бабае кечкенә татарстанлыларны котлый” акциясе үткәрелә

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Яңа ел алдыннан “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе “Бердәм Россия Кыш бабае кечкенә татарстанлыларны котлый” акциясе үткәрә.

Искәртеп узабыз, “Бердәм Россия”нең VI съездында партия лидеры, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов “Россия балалары” милли проектын тәкъдим итте. Татарстан “бердәм россиялеләр”е Яңа ел алды акциясе белән, беренче чиратта, җәмәгатьчелек игътибарын гаилә кыйммәтләренә, ятим балаларны социаль яклауга җәлеп итәргә тели. Партия вәкилләре шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның котлаячак һәм балалар йортларында булачак.

Бүген Кыш бабай һәм Кар кызы “Здравушка” Казан балалар тернәкләндерү үзәгендә булачак. Ә иртәгә 12.00дән 14.00гә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлекчәсе Башкарма комитетында Кыш бабай һәм Кар кызы белән “турыдан-туры элемтә” үткәреләчәк. Бу көнен сорауларны кечкенә татарстанлылар да бирә ала. Шул ук көнне бәйрәмнең төп каһарманнары дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында булачак, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” БСП ТТБ матбугат үзәге.