Сергей Нарышкин: "Мин Ауразия интеграциясендә яшьләрнең әйдәп баручы хәрәкәт итүче көч булачагына ышанам"

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Ауразия киңлегендәге күп кенә илләр белән хезмәттәшлек итүен билгеләп узды

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда "Корстон" комплексында “Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” иҗтимагый форумының пленар утырышы узды. Форум эшендә РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Халыкара гуманитар хезмәттәшлеге (Россотрудничество) җитәкчесе Константин Косачев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
Искәртеп узабыз,конференция Казанда кичә ачылды. Форумның үзәк темалары - дәүләтләр арасында багланышларны ныгыту, Ауразия икътисади союзы киңлегендә инфраструктура үсеше, социаль, сәяси, икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә масштаблы проектларны тормышка ашыру, Таможня союзының тышкы икътисади элемтәләрен киңәйтү һәм башкалар.
 Сергей Нарышкин "Ауразия икътисади перспективасы" форумы кысаларында уздырылучы утырышта катнашучыларны сәламләп, аның Россия, Беларусь, Казакъстан һәм БДБ ның башка илләре парламентлары инициативалары белән оештырылуын билгеләп узды. Аның быел Санкт-Петербургта, Минскида һәм бүген Казанда узучы чаралары, җәмәгатъчелекнең киң катлауларын Ауразия интеграциясе процессларына җәлеп итү ихтыяҗын күрсәтә. "Мин Ауразия интеграциясендә яшьләрнең әйдәп баручы хәрәкәт итүче көч булачагына ышанам. Ауразия процессларында яшьләр роленә багышланган конференцияләр юкка гына үткәрелми", - дип белдерде Сергей Нарышкин. "Безнең форум 2014 ел алдыннан уза. Бу ел Ауразия интеграциясе өчен хәлиткеч ел булачак. Киләсе елда Югары Ауразия икътисади советының октябрь карарлары нигезендә, Ауразия икътисади берлеге турында килешү имзаланачак. Товарлар, хезмәтләр капитал хәрәкәтендә тулы иреккә ирешү максатларында чикләүләр этаплап юкка чыгарылачак", - ди РФ Дәүләт Думасы Рәисе. Аның фикеренчә, Ауразия икътисади берлеге турында килешү төзелү, Ауразия интеграциясен кирәкле халыкара хокукый субъектлык белән тәэмин итәчәк. Ауразия икътисади комиссия, шулай ук Ауразия суды яңа халыкара оешма - Ауразия икътисади берлегенең мөһим органнары булачак.

Сергей Нарышкин билгеләп узганча, Таможня союзы һәм Бердәм икътисади киңлекнең дәүләт әгъзаларының закон чыгару эшчәнлеген гармонизацияләүдә һәм унификацияләүдә төп йөкләмәсе, Беларусь, Казакъстан һәм Россия парламентларына ята. Милли парламентларның закон чыгару эшчәнлегендә максималь рәвештә Югары Ауразия икътисади советы карарларын исәпкә алуы аеруча мөһим. Бу максатларда Сергей Нарышкин регламент нормасы сыйфатында, кабул ителүче закон проектларының Ауразия норматив хокукый базасына җавап бирү-бирмәвенә мәҗбүри экспертиза уздыруны тәкъдим итте. Сергей Нарышкин сүзләренә караганда, Ауразия интеграциясе идеясе һаман да күбрәк тарафдарларны җәлеп итә. Әрмәнстан һәм Кыргызстан рәсми рәвештә Таможня берлегенә һәм Бердәм икътисади киңлеккә кушыла. "Дөньяда чыннан да яңа геосәяси уенчы- Ауразия икътисади берлеге формалаша, ул киләчәктә җидееллык рецессияне кичеруче Көнбатыш Ауропаны һәм тиз үсеш алучы Азиа-Тын океан төбәген берләштерәчәк. Бу киләчәктә Ауразия икътисади интеграциясенең гомумконтиненталь процессын барлыкка китерәчәк. Аның белән Ауропа да, Азия дә кызыксына", - ди ул. РФ Дәүләт Думасы Рәисе Таможня союзына һәм Бердәм икътисади киңлеккә керүче дәүләтләрдә аерым бер тарихи җаваплылык ятуын ассызыклап узды. "Без һәммәбезгә дә отышлы булган нәтиҗәле Ауразия икътисади союзын булдырырга тиешбез. Бу урында безнең дәүләтләрнең җәмәгатьчелеге саллы өлеш кертә алыр иде һәм кертергә тиеш тә", - ди Нарышкин.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Россия, Беларусь, Казакъстан Таможня союзы булдырылуы һәм аны Ауразия икътисади союзына әйләндерүне, Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән өстенлекле бурычларның берсе булуын искәртеп үтте.Ул Татарстанның икътисади потенциалы, эре проектлар турында сөйләде, шулай ук Татарстанның милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге тәҗрибәсенең Ауразия киңлегендә интеграция процесслары өчен мөһим булуына басым ясады. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Ауразия киңлегендәге күп кенә илләр белән хезмәттәшлек итүен билгеләп узды. Агымдагы елда БДБ илләре белән тышкы сәүдә товар әйләнеше 4 миллиард долларны тәшкил иткән. Республика башлыгы БДБ илләрендә хәзерге вакытта 800 меңләп татар яшәвен һәм Татарстанның андагы ватандашлар белән элемтәдә торуын билгеләп узды.