Матвиенко Федерация Советында ир-атлар һәм хатын-кызлар саны тигез булуын тели

Аның фикеренчә, хакимиятнең башка дәрәҗәләрендә дә хатын-кызлар саны күбрәк булырга тиеш.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко парламентның югары палатасында ир-атлар һәм хатын-кызлар санын тигезләүгә ирешергә тели. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Бездә, мин төгәл әйтә алам, мин килгәч (Федерация Советына) — 13 процент иде. Хәзер Федерация Советында хатын-кызлар саны 25 процент булачак. Бу әле башы гына. Без барыбер аның иллегә илле булуына ирешәчәкбез. Бу — безнең җәмгыятьнең структурасының чагылышы булсын иде, безгә кемдер юл куйган һәм ташламалар ясаган өчен түгел», — ди Матвиенко «Хатын-кыз — лидер» белем бирү программасының икенче чыгарылышы белән очрашу вакытында.

Аның фикеренчә, хакимиятнең башка дәрәҗәләрендә дә хатын-кызлар саны күбрәк булырга тиеш.

«Менә хәзер сайлау кампаниясе үтте. Без Дәүләт Думасында һәр партиядән ничә хатын-кыз булуын җентекләп анализлыйбыз», — диде ул.