news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы йорт хуҗаларына айлык түләү турындагы закон проектын кире какты

Министрлар Кабинеты фикеренчә, аны гамәлгә ашыру федераль бюджет акчаларын бүлеп бирүне таләп итәчәк, әмма «тиешле чыгым йөкләмәләрен үтәү чыганаклары һәм тәртибе» документта язылмаган.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы ЛДПРның йорт хуҗаларына айлык түләү турындагы закон проектын кире какты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк Владимир Жириновский җитәкчелегендәге либерал-демократлар парламентның түбән палатасына эшләми торган хатын-кызларга яки ир-атларга ай саен минималь хезмәт хакы күләмендә дәүләт ярдәме турында документ керткән иде.

Авторлар йорт хуҗалыгы дигәндә өй җыештыру, ризык әзерләү, балалар һәм өлкән яшьтәге ата-аналарны, беренче төркем инвалидларны карау һәм йорт буенча башка эшчәнлек күздә тотыла, дип аңлатты.

Шул ук вакытта пособиегә хокукны гаиләнең бер әгъзасына гына бирергә тәкъдим ителә һәм әгәр җан башына уртача керем күләме төбәктә яшәү минимумының ике тапкыр артмаган булган очракта гына түләнәчәк.

Хөкүмәт закон проектын хупламады. Министрлар Кабинеты фикеренчә, аны гамәлгә ашыру федераль бюджет акчаларын бүлеп бирүне таләп итәчәк, әмма «тиешле чыгым йөкләмәләрен үтәү чыганаклары һәм тәртибе» документта язылмаган. Шулай ук йорт хуҗалыгын билгеләүнең формулировкасы төгәл түгел, дип күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100