Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президенты һәм муниципаль сайлаулары буенча "кайнар линия" ачты

Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре гражданнарның сорауларына эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президенты һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлау буенча "кайнар линия" ачты. Аның телефоннары: (843) 292-56-42, 292-85-14.

Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре гражданнарның сорауларына эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк. Бердәм тавыш бирү көне - 2015 елның 13 сентябрендә "кайнар линия" тәүлек буе эшләячәк, дип хәбәр ителгән комиссия сайтында.