news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар вакытында санитар чаралар үткәрәчәк

Сайлау комиссияләре хезмәткәрләренең сәламәтлеге даими тикшереләчәк.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе сайлаулар вакытында Covid-19 коронавирусының таралуына профилактика чараларын үтәүне Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә тәэмин итәчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тавыш бирүне оештыручылар буларак,катлаулы эпидемиологик хәл шартларында безнең бурыч – сайлау процессын халык сәламәтлеге өчен максималь куркынычсыз итү, шул ук вакытта легитимлыкның барлык принципларын саклап калу», – дип искәртте республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Монда вак-төякләр юк. Без барысын да – биналарны эшкәртүдән башлап, сайлаучылар кулланачак язу ручкаларын дезинфекцияләүгә кадәр карарга тиеш. Татарстан, Роспотребнадзорның барлык тәкъдимнәрен исәпкә алып, тавыш бирүне оештыруга һәм үткәрүгә әзерләнә», – дип өстәде ул.

Сайлау участокларын битлекләр, перчаткалар, дезинфекция чаралары һәм антисептиклар белән тәэмин итү планлаштырыла. Керү юлында сайлаучыларның температурасын тикшерәчәкләр. Тавыш бирү өчен биналарны санитар эшкәртү регламенты да каралган.

Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре өчен дә тәкъдимнәр эшләнде. Алар даими рәвештә температураны үлчәтергә һәм даими рәвештә шәхси саклану чаралары – битлекләр яки саклагыч экраннар, перчаткалар кулланырга тиеш.

Өйләргә тавыш бирүне үткәрү өчен чыккан сайлау комиссияләре вәкилләре саклагыч халатлар киячәк. Автомобиль салонын даими дезинфекцияләү тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100